Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Рәис Беляевка бюст ачтылар

Район үзәгендә истәлекле вакыйга булды – дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, якташыбыз Рәис Беляевка һәйкәл ачылды.

Тантанага аның гаилә әгъзалары, туганнары, якыннары килде. Мәктәп алдындагы мәйданда Аксубай кешеләре – оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, ветераннар, ихтирамга лаек шәхеснең хәтеренә битараф булмаган кешеләр җыелды.

– Рәис Кыям улы турындагы истәлекне мәңгеләштерү турында күп еллар элек уйлаган идек, – дип фикерләре белән бүлеште, тантаналы чараны ачып, район башлыгы Камил Гилманов. - Аксубайда якташыбыз истәлегенә оештырылган Беляев фестивале Татарстанның музыкаль яктан сәләтле барлык балаларын җыйды һәм Кырымга кадәр барып җитте, Аксубайда бер урам аның исеме белән аталды. Менә кече ватанында аның бюсты пәйда булган көн дә җитте! Ул үзе дә гомере буе укытучы булган, һәйкәл өчен урынны да мәктәпләр арасыннан сайладык. Гомере кыска булса да, бик күп эшләр башкарырга һәм үзе турында якты истәлек калдырырга өлгерде. Биредә укучы балалар өчен ул чын кешенең нинди булырга тиешлеген күрсәтүче үрнәк. Һәйкәлне торгызуда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.

Район башлыгы Рәис Беляевка һәйкәл куюны оештыруда һәм аның төзелешендә ярдәм күрсәткән кешеләр – районның ветераннар оешмасы президиумы әгъзасы Евгений Копоневка, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямовка, «Благоустройство» ООО директоры Рәмис Сафиуллинга, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононовка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чыгышларны һәйкәл кую инициативасы белән чыккан зат – Аксубай районының Мактаулы гражданины Евгений Копонев дәвам итте. Ул Рәис Беляевнең районга ничек ярдәм итүе, аның кабинетында узган очрашулар, шуннан соң районга Аксубайны яңарту, объектлар төзү өчен тонналаган йөкләрнең кайтуы турында ялкынланып сөйләде.

– Рәис Кыям улы турында – Алла бүләге, теләсә кайсы кеше белән аралаша һәм зур эшләр башкара ала торган бәяләп бетергесез шәхес дип әйтә алабыз, шуңа күрә бу яшьтә аңа югары вазифаларны ышанып тапшырганнар да, - дип ассызыклады ул. – Без аның истәлеген хөрмәтлибез. Киләчәк буынны аның үрнәгендә тәрбияләячәкбез.

Ул бюст куюда ярдәм иткән һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тантаналы чарада катнашучылар тормыш иптәше Файмә Исмәгыйль кызын һәм аның барлык якын кешеләрен сәламләделәр.
– Минем абыема һәйкәл төзүдә ярдәм иткән һәркемгә барлык туганнар исеменнән бик зур рәхмәт, - диде Марат Кыям улы.

– Балачакта мине Аксубай районына, Шәрбәнгә алып кайталар иде, - дип хатирәләре белән уртаклашты улы Айдар Рәис улы. - Сезнең йөрәкләрдә аның турындагы якты истәлекнең саклануы, әтиемә шундый җылы мөнәсәбәтегез өчен зур рәхмәт.

– Мин Рәис Кыям улының иң олы оныгы, – диде Кыям Беляев. – Ул миңа үзенең әтисе хөрмәтенә Кыям дип исем биргән. Мин аны дәүләт хезмәткәре буларак түгел, ә яраткан бабам буларак беләм. Аның кебек тормыш сөючән, гади әйберләргә дә сабыйларча сөенә белгән кешеләр бик сирәк. Ул каеннар шаулавына, яңгыр явуына да шатлана, кешеләрнең кадерен белә иде, беркайчан да үзен өстен куймады. Бабам биргән кешелек сыйфатларын без үз балаларыбызда тәрбияләргә тырышабыз.

Тантаналы мизгел җитте. Һәйкәлне ачу хокукы Рәис Беляевнең тормыш иптәше Фәймә Исмәгыйль кызына, Камил Гилмановка һәм Евгений Копоневка бирелде. Ак япма төшерелде һәм Рәис Беляев образы пәйда булды. Тантанада катнашучылар көчле алкышладылар. Татар моңнары яңгырады, район артистлары ачылыш тантанасын үзләренең матур чыгышлары белән бизәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев