Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова булды

Югары дәрәҗәле кунак белән очрашу программасы бик бай һәм тулы эчтәлекле иде.

Район Советы бинасында ул авыл җирлекләре башлыклары, район җитәкчеләре, эшкуарлар белән очрашты. 

ДЕПУТАТ - ЗАКОН ПРОЕКТЛАРЫ ТУРЫНДА 

Утырышны ачып, район башлыгы Камил Гилманов республика хакимиятенә район үсешенә, кайбер мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. 

Аксубайның эшлекле активы алдында чыгыш ясап, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова авыл җирлегендә депутатлар корпусы эшчәнлеген яхшыртуга, хисапка кагылышлы кайбер моментларны гадиләштерүгә кагылышлы закон проектларын кабул итү турында хәбәр итте.

Ул шулай ук спортны үстерү буенча федераль проектка һәм әлеге юнәлеш буенча милли проектка тукталды. – Федераль үзәк тарафыннан илкүләм проектларны алып бару бик югары дәрәҗәдә алып барыла. Ул бик зур финанс ярдәмен күздә тота, – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.

 - Шуңа күрә, сезгә урыннарда авыл спортын үстерүгә әлеге проекттан файдаланыр өчен активрак булырга кирәк. Мин Аксубайда физкультура хәрәкәтенең югары дәрәҗәдә булуын, милли проектларда катнашуын беләм, – диде ул. 

Ольга Павлова шулай ук мәдәният тармагы үсешенә кагылган закон проектлары турында да сөйләде. 

«БЕРДӘМ РОССИЯ»  ДӘ КАБУЛ ИТҮ 

Депутат «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Аксубай җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте. Аксубайлылар хакимият вәкиленә төрле проблемалы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Аерым алганда, кырык елга якын бер урында эшләгән бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт ветераны исемен бирү турында сорау бирделәр.

Шулай ук район үзәгендәге бер мәктәпнең ата-аналар комитеты вәкиле мәктәптә татар телен өйрәнү проблемасы белән мөрәҗәгать итте. Егетләрне армия хезмәтенә  әзерләү темасы буенча да аерым сөйләшү булды - аларга мәктәп программасы буенча каралган сәгать саны бу фәнне үзләштерү өчен азрак. Хәрби әзерлек буенча тулы курс кирәк. Яшь армиячеләр формасы турында да сорау бирелде. Кабул итүдә мәктәпнең элеккеге хезмәткәренә пенсия рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Мәдәният вәкилләре Дәүләт Думасы депутатына күчмә концертларда, конкурсларда, фестивальләрдә, шулай ук ачык мәйданчыкларда чыгыш ясау өчен транспорт белән бәйле проблеманы җиткерде. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре исәпкә  алынды һәм ул аларны җентекләп өйрәнергә, карарга һәм хәл итү буенча ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. 

ВЕТЕРАННАР ҺӘМ ЯШЬ ТАЛАНТЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР 

Депутатның эшлекле программасында кызыклы, истәлекле очрашулар күп булды. Район башлыгы Камил Гилманов белән Ольга Павлова «Юность»  спорт комплексына  килгән иде. Биредә Бөек Ватан сугышында катнашучылар Нина Телешева һәм Елисей Тимирясов белән чын күңелдән очрашу булды. Ольга Павлова элеккеге фронтовиклар белән бик җылы аралашты.

–  Татарстан фашистларны җиңү өчен бик кыйммәт түләгән, – дип ассызыклады ул.  – Бөек Җиңүгә сезнең дә өлешегез кергән. Сезнең батырлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – дип, ул  аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.  Шунда ук ул Россиядә үзен күрсәтергә өлгергән яшь аксубайлы - самбо көрәше буенча Россия чемпионы Ольга Шугаева белән сөйләште. 

Дәүләт Думасы депутаты Ольгага югары җиңү яулаганы өчен рәхмәт белдерде, спортта, укуларында яңа уңышлар теләде. Ул чемпионга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды. Шундый ук бүләкне Аксубайның 3  нче мәктәбе укучысы Ксения Чурбанова һәм Кәкре Күл урта мәктәбеннән Җиңү волонтеры Анна Чубурова алды.  

Чәй табыны артында ветераннар белән аралашканда, район мәдәният йортының иҗат коллективы концерт программасы белән очрашуны тагын да ямьләндерде. Ольга Павлова Камил Гилманов белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Фәтхуллин янында да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев