Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Республика көнен билгеләп үттеләр

«Яратам сине, минем Татарстаным» дигән зур бәйрәм аксубайлылар һәм район кунаклары хәтерендә озак сакланыр.

Ул Аксубай мәйданында узды, бу исә тантана билгеләнешен тамашачыларга җиткерүдә мәдәният хезмәткәрләренең иҗади коллективлары мөмкинлекләрен һәм масштабларын тагын да киңәйтте. 

Тематик мәйданчыклар кичке сәгать алтыда үз эшләрен башладылар. Татар милли үзәгенең мичле йорты милли ашлардан авыз итәргә чакырды, Алар учакта коймак пешерделәр. Шулай ук Рус һәм Чуаш милли үзәкләре дә күпсанлы кунакларны үзләренең милли ризыклары белән сыйладылар, гармунга кушылып биергә тәкъдим иттеләр. Яшьләр һәм спорт йорты җиңү яулап алган бүләкләр – кубоклар һәм грамоталар белән районның спорт казанышларын тәкъдим иттеләр, монда шулай ук, әгәр дә сәләтең бар икән, капкага туп кертеп карарга да була иде.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы якташ шагыйрьләр иҗатлары буенча китап-рәсем күргәзмәсен күрсәтте, бәйрәмгә килгән китап укучылар белән тарих битләре буенча электровикторина, библиодартс, «Туган төбәк бизәкләре» шигъри подиум үткәрде. Монда Үзәкләштерелгән музейлар системасының, «Ак калфак» хатын-кызлар берлегенең павильоннары ачык иде. 

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең балалар уен мәйданчыгында да кеше күп булды. Төрле яшьтәге балалар уеннарда һәм конкурсларда теләп катнаштылар һәм бүләкләр алдылар. 

Мәйдан үзәгендә якты вакыйгалар колач алды. Татар, рус, чуаш киемнәреннән чыккан бию коллективларының «Яратам сине, минем Татарстаным» музыкаль-хореографик тамашасы, районның иң оста артистлары башкарган җырлар аерым тәэсирләр калдырды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары – район башлыгы Камил Гилмановны һәм районның имам-мөхтәсибе республиканың Көньяк төбәге Казые Равил хәзрәт Зөфәровны ипи-тоз белән каршы алдылар. Республика көненә багышланган тантананың рәсми өлеше аның догасыннан башланды.

– Бу көнне без авыл хуҗалыгында яхшы казанышларга ирешеп каршы алабыз – район кырларында мул уңыш үстердек, – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. – Һава торышы үзгәреп торуга карамастан, игеннәрнең 80 процентын суктырырга өлгердек. Эшләр дәвам итә. Безнең инвесторлар районда яхшы эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре яңа техника алалар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика Россиядә алдынгы урыннарны били. Безнең район да төп юнәлешләр буенча 43 урынның 20 нчесенә күчте. Бу сезнең – район иминлеге өчен хезмәт куючыларның казанышы. Без республика программаларында катнашабыз. Шуның бәрабәренә районда инфраструктура үзгәрә. Төзүчеләргә рәхмәт әйтәсе килә – авылларда яңа социаль объектлар ачыла, юллар төзелә. 

Республика гимны яңгырады. Татарстан Республикасы көне уңаеннан, бәйрәм әләмен күтәрү хокукы билбау көрәше буенча ике тапкыр Россия һәм Дөнья чемпионы булган Ольга Шугаевага бирелде.

Традиция буенча Республика көнендә Аксубайда район үсешенә үзеннән саллы хезмәт өлеше керткән кешеләр «Районның Мактаулы гражданины» исеменә лаек булалар. Тамашачыларның көчле алкышлары астында Камил Гилманов әлеге билгеләрне Юныс Хәмидуллинга һәм Вазыйх Минеголовка тапшырды.
Ул шулай ук спорттагы казанышлары өчен Ольга Шугаеваны һәм аның тренеры Александр Скворцовны Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен хореограф Венера Краснова ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесенә лаек булды. Бу көнне район башлыгы Камил Гилманов һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев 14 яше тулган Россиянең алты яшь гражданына Россия гражданы паспортларын тапшырдылар. 

Сәхнәдә район газетасы вәкилләре пәйда булды. «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкче-мөхәррире Людмила Жаренова очраклы саннар генераторы аша туры эфирда билетлар уйнатуда җиңүчеләргә циркка билетлар тапшырды. Бу бик күңелле сюрприз булды!

Сәхнәдән дәртле җырлар яңгырады, мәйдан йолдызлы күк астында бию мәйданчыгына әверелде. Һәм менә дулкынландыргыч мизгел килеп җитте – салют залплары Аксубай өстенә төрле төстәге утлар булып чәчелделәр.

 

Бәйрәмнән күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев