Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда район советы утырышы узды

Аксубай муниципаль районы советы утырышы ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Алсу Тарханова катнашында үтте.

Утырышны совет рәисе Камил Гилманов алып барды.

Депутатлар 2020-2021 еллар җылыту чорына Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы объектларын әзерләүнең барышы турында фикер алыштылар, район советы карарына үзгәрешләр керттеләр, бюджет тәэмин ителешен тигезләү өчен дотацияне физик затлар кеременә салымнан бюджетка түләүләрнең өстәмә нормативы белән алыштыруны килештерделәр.

Көн тәртибенә районның Мактаулы гражданины исемен бирү һәм шулай ук совет каршында Яшьләр парламенты булдыру мәсьәләләрен тикшерү дә кертелде.
Утырыш ахырында "Татарстан-Новый век" - "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте активистларын бүләкләү булды.

"Татарстан-Новый век" - "Татарстан-Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтмәсе нигезендә, Татарстан Республикасының дәүләт, социаль-икътисадый, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен җирлекара үзәк китапханә директоры, Кама аръягы зонасы буенча хәрәкәтнең координацион советы рәисе – Ирина Телешева һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары, Аксубай территориаль бүлеге советы рәисе Владимир Кононов «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев