Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда район башлыгын сайладылар, башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләрен туктата

Бүген Аксубайда район Советының I утырышы узды.

Көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәләләр арасында – Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларына йомгак ясау һәм Аксубай муниципаль районы башлыгын сайлау булды.

Утырыш ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Фәрит Нугаев, ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашында узды. Утырышны Иске Үзи авыл җирлеге депутаты Ирина Телешева җитәкләде.

Ул әле кичә генә Аксубай районында “Бердәм Россия” сәяси партиясе депутатлары җыелышы узуын, аның нәтиҗәләре буенча Аксубай муниципаль районы Советында тиешле фракция төзелүен билгеләп үтте. Фракция җитәкчесе итеп Илшат Заһидуллин сайланды.

Аксубай муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында хисап тотты. Районда сайлаулар 177 округ буенча оештырылды һәм узган дип танылды.

ТСК рәисе җыелучыларны территориаль сайлау комиссиясенең гомуми нәтиҗәләре өлешендәге карары белән таныштырды һәм яңа составтагы депутатлар корпусына нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

Аксубай районында сайлаулар сайлаучыларның югары активлыгы белән узды. Моны ТР Спорт министры Владимир Леонов та билгеләп үтте, ул ТР Президентын сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды, аксубайлыларга республика һәм район язмышына битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Аксубай муниципаль районы башлыгы вазыйфасына Камил Гилманов кандидатурасын күрсәтүне тәкъдим итте.

Владимир Леонов Аксубай районы – аның иң яраткан районы, ә Камил Гилманов аның символы, дип билгеләп үтте.

Камил Гилманов районны 12 ел дәвамында җитәкләде. Татарстан Республикасы Президенты тәкъдим иткән Камил Камал улы Гилманов кандидатурасын район башлыгы вазифасына «Бердәм РОССИЯ» сәяси партиясе фракциясе дә хуплады.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Аксубай муниципаль районы башлыгы итеп бертавыштан Камил Гилманов сайланды.

– Сезнең ышанычны акларга тырышачакмын, – диде депутатларга яңа билгеләнгән район башлыгы Камил Гилманов.

Вазифага керешеп, ул район башлыгы антын бирде, законлылыкны һәм тәртипне сакларга һәм яңа вазифада районга, аның гражданнарына хезмәт итәргә вәгъдә бирде.

Утырышта район башлыгы урынбасары да сайланды. Ул – Илшат Заһидуллин

Район Советының I утырышында Аксубай муниципаль районы Советының даими комиссияләрен һәм аларның составын раслау мәсьәләсе каралды.

Өченче чакырылыш район Советының вәкаләтләре вакыты һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең контракт вакыты тәмамлануга бәйле, Совет утырышында Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турындагы мәсьәлә каралды.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев