Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда район башлыгы ифтары узды

Аксубайда узган район башлыгы ифтарында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Ифтарга кадәр мөселманнарның дини җитәкчесе Аксубай үзәк мәчетендә кичке намаз укыды. Шулай ук район башлыгы Камил Гилманов белән очрашты. Аралашу көн азагында район башлыгының эш кабинетында барды.

– Изге Рамазан аенда Сезнең безнең белән гыйбадәт кылуыгызга чын күңелемнән шатмын. Бу аксубайлылар өчен бик мөһим көн – бүген без ифтарны бергәләп догалар укып, бер табын артында уздырачакбыз, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Район башлыгы, мөселманнарның ислам йолаларына ныграк тартылуын, ураза тотуларын, шул исәптән алар арасында район дәрәҗәсендәге күп кенә җитәкчеләрнең һәм яшьләрнең дә булуы турында сөйләде.

Ифтар Аксубай универсаль технологияләр техникумында узды. Мәҗелес район башлыгының мөселманнарны изге Рамазан ае белән тәбрикләвеннән башланды. Камил Гилманов Татарстан мөфтиенә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту, Аксубай мөфтияте белән үзара хезмәттәшлеге һәм ярдәме өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Камил Сәмигуллин техникум директоры Фәрхат Аюповны ТР мөселманнары Диния нәзарәте медале белән бүләкләде. Бу уку бинасында ураза тотучы мөселманнар да белем ала. Быел беренче тапкыр изге Рамазан аенда биш кыз һәм ике егет ураза тота. Алар Татарстан мөфтиеннән бүләккә ураза тоту тәртибе турында дини китаплар алдылар

Кичке ашны кабул итү Татарстан мөфтиенең изге догасыннан башланды. Район башлыгы ифтарында аксубайлылар, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Аюпов, күрше районнар имам-мөхтәсибләре кунак буларак катнашты.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев