Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Раштуаны бәйрәм иттеләр

6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә районның православие гыйбадәт йортларында Раштуага багышланган бәйрәм келәүләре – гыйбадәтләре узды.

Бәйрәм гыйбадәте Аксубайда Феодосий Тотемский чиркәвендә узды.

Монда Изге Раштуа бәйрәме шатлыгын уртаклашырга һәм бергәләп догалар кылырга теләгән дин тотучы аксубайлылар җыелды, авыллардан килүчеләр дә күп иде. Раштуа тантанасы чиркәү хорының матур вокаль башкаруы белән үрелеп барды.

Аларның чыгышы аерым дулкынландыргыч мохит тудырды. Аксубай православие чиркәвендә, традиция буенча, Раштуа бәйрәменә Гайсә Коткаручының дөньяга килүен гәүдәләндереп, кардан мәгарә ясап куйганнар. Раштуа тантанасы 8 гыйнварда дәвам итте. Гыйбадәттән соң Феодосий Тотемский чиркәве яшь дин тотучылар – районның якшәмбе мәктәпләренә йөрүче балалар белән тулды.

Алар Коткаручының туган көненә багышлап җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар. Балалар гыйбадәт йортында дулкынлану белән чыгыш ясадылар, җыелучыларның шатлыклы йөзләре, җылы алкышлар шәфкатьлелек һәм уңай мохит тудырды. Чиркәү чаңы чыңлаганнан соң Раштуа тантанасы район Мәдәният йортында бәйрәм концерты белән дәвам итте. Аксубайның иң яхшы башкаручылары тамашачыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр, балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр тамашачыларны – ялкынлы биюләре белән, «Аксубай егетлере» ансамбле гармунчылары музыкаль композицияләр белән сөендерделәр. Район башлыгы Камил Гилманов бәйрәмдә катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

– Дин – кеше тормышында әһәмиятле билгеләнешкә ия, – дип ассызыклады ул. – Ул дөньяга карашны тамырдан үзгәртә, кешене шәфкатьле, ихлас итә. Күңелләрдә тыйнаклык, сабырлык сыйфатлары тәрбияли. Чын күңелемнән сезне Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Бу бәйрәм якын, кадерле кешеләрегезне, балаларыгызны, туганнарыгызны һәм дусларыгызны бергә җыйсын, куанычлар, күңел тынычлыгы китерсен!

Җыелучыларны Раштуа бәйрәме белән Аксубай районы мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары Равил Камалетдинов тәбрикләде. Ул илгә-көнгә тынычлык яңа елның тотрыклы килүен, гаиләләргә муллык, бәхет теләде.

– Безнең районда православие һәм мөселман конфессияләре тату һәм килешеп яши, бу бик тә кыйммәтле, – диде ул. – Без бергә бик күп игелекле эшләр башкара алачакбыз

. Аксубай чиркәве башлыгы Александр Качаев православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән җылы котлады.

– Безнең һәрберебезгә карата үз мәхәббәтебезне күрсәтү өчен, кешене үзгәртү өчен, Алла дөньяга килгән, – диде ул. – Гади кешеләр, шәрык зирәкләре аңа үз бүләкләрен алып килгәннәр. Ә без аңа нәрсә бүләк итә алабыз? Үз күңелләребезне, йөрәгебезне, үз төзәтүләребезнеме? Аллаһ бездән нәкъ менә шуларны көтә.

Александр Качаев котлаулары, ярдәмнәре, аңлаулары өчен район башлыгы Камил Гилмановка, мөселманнар оешмасына олы рәхмәтләрен белдерде.

– Киләчәк – бары тик дуслыкта һәм үзара хезмәттәшлектә, – дип ассызыклады ул. – Яңа ел тынычлык, күтәренке кәеф, шатлык, бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев