Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Раштуаны бәйрәм итәләр

6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә районның православие гыйбадәт йортларында Раштуага багышланган бәйрәм келәүләре —гыйбадәтләре узды.

Бәйрәм гыйбадәте Аксубайда Феодосий Тотемский чиркәвендә узды. Монда Изге Раштуа бәйрәме шатлыгын уртаклашырга һәм бергәләп догалар кылырга теләгән дин тотучы аксубайлылар җыелды, авыллардан килүчеләр дә күп иде. Раштуа тантанасы чиркәү хорының матур вокаль башкаруы белән үрелеп барды. Аларның чыгышы аерым дулкынландыргыч, рухи мохит тудырды.

Аксубай православие чиркәвендә, традиция буенча, Раштуа бәйрәменә Гайсә Коткаручының дөньяга килүен гәүдәләндереп, кардан куыш ясаганнар. Ул изге көннәр дәвамында барлык теләүчеләр өчен ачык булачак.

Иртәгә Феодосий Тотемский чиркәвендә гыйбадәт укылганнан соң, Раштуа тантанасы район Мәдәният йортында бәйрәм концерты белән дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев