Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда ракетачыларга һәйкәл ачылды

Бүген район үзәгендә Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре сугышчыларына багышланган обелиск ачылды (РВСН).

Апрель урталарында редакциягә егет чагында әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткән ир-ат үз җәмгыятен булдыру турында гәзиттә хәбәр итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Элеккеге ракетачылар берләштеләр. Аларның актив гамәлләре нәтиҗәсе булып Ленин паркында ракета гаскәрләренә багышланган обелиск пәйда булды.

Аны берничә атна дәвамында урнаштырдылар – җәмгыять әгъзалары иртәдән кичкә кадәр паркта эшләделәр. Һәм менә көтеп алынган мизгел килеп җитте – ракетачылар монументны ачу тантанасына җыелдылар. Һәйкәл янында районның яшь армия, форпост әгъзалары мактаулы сакта тордылар. Әйләнә-тирәдә бәйрәм мохите хөкем сөрде.

Тантаналы чара ракета гаскәрләре әләмен күтәрүдән башланды. Әләмне күтәрү хөрмәте РВСН ветераннары әгъзалары Закирҗан Идиятовка һәм Василий Михайловка бирелде. Россия һәм Татарстан Республикасы әләмнәре җилфердәде.

– Сез солдатлар туганлыгының истәлекле урынын билгеләү өчен инициатива күрсәтеп кенә калмадыгыз, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә дә үз эшчәнлегегез белән кушылдыгыз, –дип билгеләп үтте үз чыгышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Район җитәкчелеге яшь буынны үстерүгә, тәрбияләүгә юнәлдерелгән инициативаларны һәрвакыт хуплый.

Монументны торгызуга үз өлешләрен керткән кешеләр: Закирҗанн Идиятовка, Евгений Федоровка, Виталий Маркинга, Александр Петровка, Анатолий Охотниковка ул район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. РВСН җәмгыяте активистлары Павел Крюков, Рамил Хәйруллин, Николай Федоров һәм Михаил Безруков та шулай ук район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатларына лаек булдлылар. Тантанада катнашучыларны һәйкәл ачылу белән Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов котлады.

– Бу мемориал сезнең өчен генә мөһим түгел. Аның әһәмияте киң, ул яшь буынны тәрбияләүдә үз ролен уйный: балалар аны парк буйлап узганда күрә, гаскәрләр төрен, сезнең армиягә мөнәсәбәтегезне таный. Бу бик мөһим тәрбия факторы.

ДОСААФ район оешмасы рәисе Петр Волков ракетачыларны алга таба булачак сугышчылар белән уртак тәрбия эшенә чакырды.

Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев җыелучыларны һәйкәл ачылу белән котлады. Ракетачылар Ватан өчен гомерләрен биргән сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Запастагы өлкән сержант Павел Крюков ракетачылар исеменнән чыгыш ясады. Ул ракета гаскәрләренең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, район җитәкчелегенә инициативаны хуплаганнары өчен рәхмәт әйтте, шулай ук хезмәттәшләренә дә рәхмәт белдерде. Иң тантаналы мизгел җитте: ак япма төшерелде һәм күз алдында ракета гаскәрләре символы төшерелгән монумент – һәр сугышчы өчен кадерле булган һәйкәл пәйда булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев