Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда Пасханы бәйрәм иттеләр

    Аксубай районының барлык православие мәхәлләләрендә тантаналы Пасха гыйбадәтләре узды.

    Бәйрәм көнне Феодосий Тотемский чиркәвендә традицион рәвештә аксубайлылар, шәһәр һәм авыллардан килгән кунаклар җыелган иде.

    Аксубай православие чиркәве башлыгы, протоиерей Александр Качаев бәйрәм гыйбадәтен башкарды. Гыйбадәт чиркәү хоры җырлавы белән үрелеп барды һәм бу тантанага аерым төс бирде.

    Төн уртасында Пасха җырлары астында дин тотучылар чиркәү тирәли Хач йөреше ясадылар. Мәхәллә кешеләре кулларына кабызылган шәм, иконалар тотып бардылар.

    Александр атакай йөрештә катнашучылага изге су бөркеде.

    Литургиядән соң Александр Качаев Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллның Пасха бәйрәме белән котлау юлламасын укыды.

    Гыйбадәт тәмамланганнан соң, Александр Качаев дин тотучыларга Бөек Христосның олы бәйрәме белән котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: