Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр

Бүген Аксубайда Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм уздырылды.

Мәдәният йорты каршындагы мәйданда иртәнге сәгать 10нар тирәсендә кеше күп җыелган иде. Бирегә төрле елларда үзгәртеп корылган яисә бетерелгән район оешмалары һәм предприятиеләре ветераннарын чакырдылар. Район җитәкчелеге алар өчен бүләкләр әзерләде. Исемлек буенча азык-төлек җыелмасы белән пакетларны алып, пенсионерлар район мәдәният йорты каршындагы тамашачылар аудиториясен тулыландырдылар – монда алар өчен концерт программасы оештырылды. Урындыкларга уңайлы итеп утырып, өлкән буын вәкилләре артистларның чыгышын зур канәгатьләнү белән карадылар. Һава торышы да матур, җилсез, кояшлы иде.

Тантанада катнашучылар чыгыш ясаучыларны җылы алкышладылар. Валентина Гурьянова җитәкчелегендәге «Настроение» бию ансамбле чыгышы да өлкән буын тамашачылар күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә килүчеләр урыннарында гына утырып тора алмадылар, үзешчән артистларның дәртле җырлары астында алар белән бергә биергә дә чыктылар.

Халык хуҗалыгы тармагы ветераннарын район башлыгы Камил Гилманов җылы тәбрикләде.

– Сез авыр тормыш юлы үттегез, юллар, газ булмаган чорда фидакарь хезмәт куйдыгыз, район, республика үсешенә үз өлешегезне керттегез, – дип билгеләп үтте ул. – Бүген без тормыш шартларын яхшыртырга, төбәкне ямьләндерергә тырышабыз. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, озын гомер телисе килә. Сез бәхетле тормышка лаек. Сез – яшь, сезнең бары яшегез генә алтын, дип әйтәсе килә.

Бу көнне район җитәкчелегеннән меңгә якын пенсионер бүләк алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев