Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда мини-футбол буенча ТР Кубогының финал этабы узды

    "Аксу" командасы 2013 елда туган яшүсмерләр командалары арасында Татарстан Республикасы финалисты булды

    «Юность» спорт залында мини-футбол буенча ярышлар тәмамланды. Анда республиканың төрле районнарыннан уннан артык команда катнашты. Районның «Аксу» җыелма командасы март аенда узган зональ этап нәтиҗәләре буенча ТР Кубогы финалында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булды.

    Ике көн дәвамында киеренке көрәш барды. Уенчыларны хупларга әти-әниләр дә килгән иде. Трибуналар җанатарлар тавышыннан тынып тормады.

    «Аксу» командасы бер-бер артлы җиңүләргә иреште. Апас уенчылары белән матчта безнең егетләр 6:2 исәбе белән җиңделәр. Киләсе матч Әгерҗенең «Спутник» командасы белән булды. Монда да уңыш безнең спортчыларга елмайды. Алар 5:0 исәбе белән җиңү яуладылар.

    Ярышларның икенче көне дә киеренкелектә үтте. Балалар ике уен уйнадылар. Байлар Сабасының «Сабагро» командасы белән матчта җиңү аксубайлыларга турнир финалына чыгу һәм шуның белән бергә ТРның зур Кубогы өчен көрәшү мөмкинлеге бирде.

    Әмма Арчаның «Торнадо» командасы спортчылары белән очрашу бик нык тырышырга мәҗбүр итте. Көндәшләр көчлерәк һәм җитезрәк булып чыкты. Хәтта соңгы секундларда да безнең егетләр капкага туп кертә алмады. Нәтиҗә буларак, Александр Лодоркин җитәкчелегендә спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Татарстан Республикасы зур Кубогының финал этабында көмеш призерлар булдылар

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: