Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда мәдәният хезмәткәрләренең район башлыгы белән очрашуы булды

Район мәдәният йортында Татар мәдәнияте күргәзмәсе узды.

Район мәдәният йорты фойесында район башлыгы Камил Гилмановны һәм аның урынбасары Илшат Заһидуллинны Татар Сөнчәлесеннән «Ялкын» вокаль коллективы каршы алды. Аларның дәртле җырлары астында кунаклар түзеп тора алмадылар, биеюгә кушылдылар.

Кунаклар игътибарына татар орнаменты – кинусайгның заманча стиле күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Камил Гилманов, ул җитәкчелек иткән чорда татар мәдәниятен алга этәрү буенча мондый актив эш алып барылуын беренче тапкыр күрүен билгеләп үтте.

Икенче залда татар бизәген чигү буенча традицион техника эшләре тәкъдим ителде. Биредә кызларның элек-электән сөлгеләргә бизәкләр чигүләре, үзләренә сандык тутырып бирнә әзерләүләре турында сөйләделәр. Кунакларны кулдан тукылган келәмнәрнең, чигелгән сөлгеләрнең, мендәр тышларының төрлелеге шаккатырды.

Район мәдәният йорты директорының иҗат эшләре буенча урынбасары Наталья Егорова «Сөмбел әби серләре» дигән татар милли ашларын саклау һәм популярлаштыру проекты белән таныштырды. Милли киемнәрдәге хатын-кызлар бәйрәм кунакларын камыр ризыклары, хуш исле чәй белән сыйладылар.

Күргәзмә “Борынгы Славутница серләре” дип аталган халык арт-терапиясе студиясе белән тәмамланды. Район башлыгына әлеге курчакларның мәгънәсе турында сөйләделәр. Студиядә өлкәннәр генә түгел, балалар да теләп шөгыльләнә. Ясалган курчакларны кемдер бүләк итеп калдыра, ә кемдер өенә алып кайта.

– Мәдәният белгечләренең берничә ел эшләве дәвамында районда рус иҗаты үзәге барлыкка килде. Мәсәлән, Түбән Баландада. Без Бөтенроссия Уяв бәйрәмен киң колач белән каршылый башладык, анда чуашлар үз мәдәниятен тәкъдим итәләр. Уртак көч белән без шулай ук татар мәдәниятенә дә “һәлак булырга” юл куймаячакбыз, – дип ассызыклады Камил Гилманов.

Тәкъдим ителгән күргәзмәләрдән соң киңәшмә узды, анда мәдәният белгечләренең эшенә, шулай ук клуб оешмаларының эшчәнлегенә анализ ясалды. Татар, рус һәм чуаш мәдәниятләрен үстерү буенча агымдагы һәм киләсе елга планнар билгеләнде. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, «коронавируслы тынлыктан» соң халыкка шатлык һәм бәйрәмнәр җитми.

– Барлык авыл клубларының эшен активлаштырырга һәм,мөмкин булганча, төрле чараларны күбрәк оештырырга кирәк, – дип тәмамлады сүзен Камил Гилманов.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев