Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Мазилин урамындагы елга яр буе төзекләндереләчәк һәм амфитеатр төзеләчәк 

Берничә ел дәвамында Аксубайның Мазилин урамында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү кысаларында эшләр дәвам итә.

Быел Мазилин урамында универсаль технологияләр техникумы һәм «Хыял» приюты арасындагы елганы төзекләндерә башладылар. Биредә иртә яздан эшләр башланды, башта куакларны кистеләр, елгага якын урнашкан законсыз корылмаларны сүттеләр. 

Бу урын, йомшак итеп әйткәндә, бистә йөзен бозып торды – иске, кыйшайган корылмалар, черегән коймалар һәм чүп үләннәре белән капланган яр читләре. 

Узган атнада елгада авыр техника эшләде – бирегә ярларны ныгыту өчен КамАЗ машиналары белән балчык ташыдылар, якын арада су дәрәҗәсен күтәрү өчен, су агу торбаларын үзгәртеп корачаклар. Ә соңыннан елганы бизәү эшләре башланачак. 

– Елга ярлары «Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү» программасы кысаларында төзекләндереләчәк, проектның бәясе – 22 миллион 550 мең сум, генераль подрядчы – «Татмелиорация» ТК ААҖ, – дип шәрехләде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов. - Мазилин урамында үзәк урамнан керү төркеме белән тагын бер ял зонасы ясалачак, елга аша ике урында кичүләр төзеләчәк, яр буенда – брусчатка җәелгән юллар булачак, эскәмияләр куелачак, яктырткычлар урнаштырачаклар. Амфитеатр төзелеше дә планлаштырыла. 

Әмма биредә иң мөһиме булып инеш кала, чөнки аны төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгать тыңлаулары узганда, аксубайлылар сулык үз урынында калырга тиеш дигән бердәм фикер белдерделәр, чөнки элекке елларда монда су тулы иде, ул янгынга каршы сулык булып хезмәт итте, малайлар хәтта салда йөзеп йөри иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев