Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Май чабу бәйрәме гөрләп узды

Кышның соңгы көнендә Ааксубайның төп мәйданында күңелле Май чабу бәйрәме гөрләп узды.

Район үзәге халкы, кунаклар елның иң матур фасылы – яз якынлашуына сөенеп мәйданга җыйналды.

Традиция буенча май сабу атнасында коймак пешерәләр һәм бәйрәмнең соңгы көнендә тантанада барлык аксубайлыларны да сыйлыйлар. Район учреждениеләре хезмәткәрләре бәйрәмгә килгән кунакларны татлы ризыклар, беленнәр, кайнар чәй белән сыйладылар.

Шул исәптән район газетасы редакциясе коллективы да. Редакция хезмәткәрләре сыйлар белән бергә гражданнарга яңа газета номерлары бүләк иттеләр, газетага язылуны рәсмиләштерергә тәкъдим иттеләр.

Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.

– Быелгы кыш салкын булмаса да, без язны шатланып каршы алабыз, – диде ул. – Ул уңышлы булсын, җир мул уңыш бирсен өчен нәтиҗәле эшләргә насыйп булсын.

Май чабу бәйрәмендә курчаклар белән аеруча кызыксыналар. Кайбер учреждениеләр төрле материаллардан ясалган курчакларның тулы бер күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Ә традицион май чабу сыннары арасында – төрле киемнәрдәге зур курчакларга бәйге оештырылды. Аларның берсе икенчесеннән матуррак иде.

Сәхнәдән май чабу курчаклары бәйгесе нәтиҗәләрен яңгыраттылар. Жюри беренче урынны «Нежность» КЦСОН коллективына бирде, икенче урында – «Буратино» балалар бакчасы, өченчедә – «Кояшкай» балалар бакчасы. Призер-оешмалар Грамоталар һәм акчалата призлар алдылар.
Мәйданда халык рәхәтләнеп күңел ачты.

Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрде. Сәхнәдән рус, татар, чуаш җырлары яңгырады, балалар һәм өлкәннәр белән төрле уеннар, күңелле эстафеталар, ярышлар оештырылды.

Май чабу бәйрәме традицион рәвештә, тау өстенә урнаштырылган салам курчакны яндыру белән тәмамланды. Димәк, менә-менә яз үз хокукын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев