Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда май бәйрәмнәренең куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар

    Аксубай районында май бәйрәмнәре алдыннан террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.

    Анда район башлыгы Камил Гилманов, район прокуроры Эдуард Хираҗев, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев, онлайн-конференция режимында авыл җирлекләре башлыклары, районда террорчылыкка каршы яклану өчен җаваплы органнар һәм структуралар җитәкчеләре, район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
    Район башлыгы Камил Гилманов комиссия утырышын ачып, экстремизм һәм терроризм көн саен профилактикалауга игътибар бирергә кирәк булган мәсьәлә, дип билгеләп үтте. Илдә килеп туган вәзгыятьтә аеруча игътибарлы һәм уяу булырга кирәк, бигрәк тә массакүләм чаралар һәм бәйрәмнәр вакытында.


    – Без календарь бәйрәмнәрен һәм дини бәйрәмнәрне генә бәйрәм итмибез. 2 майда мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Массакүләм чараларда да, мәчетләрдә дә иминлек һәм терроризмга каршы яклануны полиция хезмәткәрләре тәэмин итәчәк, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.


    Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев Беренче май, Ураза гаетенә һәм Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында сөйләде.


    – Бәйрәмнәрдә районга кунакларның килүе көтелә, шуңа күрә район халкыннан уяулыкны югалтмаска, авылларга килүчеләргә игътибар итүләрен, йорт, фатирга креп яшәп торырга омтылучылар, җирлек, социаль объектлар, дини учреждениеләр турында артык кызыксынучанлык күрсәтүләр турында участок вәкиленә хәбәр итүләрен сорыйбыз, – дип искә төшерде районның баш полиция хезмәткәре.


    Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина БДИ вакытында куркынычсызлык чаралары, районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә чыгарылыш кичәләре, 2022 елда балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, мәшгульлеген оештыру һәм балаларның җәйге ялы урыннарының террорга каршы якланганлык торышы турында сөйләде.


    “Форпост” үзәге җитәкчесе Динә Ибләминова социаль челтәрләрдәге деструктив төркемнәргә язылучылар белән профилактик эш алып баруга игътибарны юнәлтте.


    “Татарстан Республикасы Милли гвардиясе гаскәрләрен ведомстводан тыш саклау идарәсе” филиалының ПЦО җитәкчесе Александр Еремеев мәгариф объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгы торышына анализ ясады.


    Террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова объектларның (территорияләрнең) куркынычсызлык паспортларын актуальләштерү, шулай ук аларның таралуы чикләнгән мәгълүматны санкциясез кулланудан саклауны тәэмин итү турында искәртте.


    – Яшүсмерләр һәм яшьләр – безнең җәмгыятьнең иң йомшак өлеше. Террорчылык һәм экстремистлык оешмалары, заманча мәгълүмати технологияләр кулланып, яшьләрне идеологик эшкәртүне, шул рәвешле үз тарафдарлары сафларын тулыландыруны тормышка ашыра. Һәм без үсеп килүче буын белән деструктив идеология йогынтысына эләкмәс өчен эш алып барырга тиеш, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы.


    Әгәр сезгә әзерләнә торган террорчылык актлары, традицион булмаган агымнар яки әзерләнә торган җинаятьләр турында 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары аша Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: