Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда Ленинның туган көнен билгеләп үттеләр

    Бүген Ленин паркында дөнья пролетариаты юлбашчысы Владимир Ленинның тууына 152 ел тулуга багышланган митинг булды.

    Владимир Ульянов һәйкәле алдына ветераннар, тармак хезмәткәрләре, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре җыелды. Алар һәйкәлгә венок һәм кызыл гвоздикалар куйдылар.

    – Ленин безнең һәркайсыбыз өчен гениаль шәхес, аның бөтен гомере совет халкына багышланган, – дип билгеләп үтте митингны ачып, район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова. – Ул кешеләр тормышын яхшыртырга омтылган. Безнең буын бу кеше турында хәтерне изге итеп саклый. Шундый авыр вакытта ул социаль гарантияләр белән яңа дәүләт төзи алган.

    Митинг ихлас узды, һәркем Ленин турында үз фикерен әйтә алды.

    – Безнең буын Владимир Ульянов нигез салган коммунистлар идеологиясе үрнәгендә үсте, – дип уртаклашты ПДН инспекторы Фоат Абдуллин. – Совет җәмгыятенең әхлакый принципларында. Моның өчен Владимир Ильичка горурлык һәм рәхмәт хисләре кичерәм. Ул – олуг шәхес, яшьләр өчен социализм символы.

    – Безнең җәмгыять бүгенге көнгә кадәр Ленин тарафдарлары төзегән байлыклардан файдаланып яши, – дип үз фикерләен белдерделәр яшьләр.

    Тантананы тәмамлап, традиция буенча истәлеккә фотога төштеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: