Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан бердәнбер ветеранны котладылар

Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тулган көнне Аксубай районы җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Фәтхуллинны котлады.

Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башлана һәм 900 көнгә якын дәвам итә. Төрле мәгълүматлар буенча, сугыш елларында Ленинградта 400 меңнән алып 1,5 миллионга якын кеше үлгән. Блокада 1943 елның 18 гыйнварында өзелә, әмма ул тулысынча 1944 елның 27 гыйнварында гына бетерелә.
Март аенда Зиннәтулла Сөнгатулла улына 96 яшь тула. Ул урын өстендә ята диярлек, аны кызы Ландыш карый.
– Сугышны үз күзләре белән күргән һәм дошманга каршы аяусыз көрәшкән әтиегез, бабагызның үлемсез батырлыгы – аксубайлылар буыны хәтерендә, – дип билгеләп үтте ветеран янына килгән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Сугыш авырлыкларын кичереп, дистәләгән бәрелешләр аша үтеп, фронт разведчигы чолганышта калган Ленинград сынауларын үз җилкәсендә намус белән кичерә. Аягында йөргәндә ул яшь буын белән очрашуларга еш бара, аларга фронт юллары турында сөйли иде.
Зиннәтулла Сөнгатулла улының сугышчан бүләкләре күп, шул исәптән – «Батырлык өчен», «Берлинны алган өчен», «Ленинградны саклаган өчен» медальләре дә бар.
Ветеран сугыштан 1947 елның апрелендә кайта. Сугыштан соң Аксубай структуралы бораулау Партиясендә бораулаучы, бораулау мастеры, АЗСта слесарь булып эшли.


Фото архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев