Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда һәлак булган сугышчылар обелискы янында гыйбадәт кылу узды

    Бүген Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган обелиск янында сугышларда катнашкан һәлак булган совет солдатлары рухына дога кылу гыйбадәте булды.

    Православие динендәгеләр изге Феодосий Тотемский чиркәвеннән Дан мемориалына кадәр Хач йөреше белән килделәр. Гыйбадәтне Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев үткәрде. Гыйбадәттә чиркәү мәхәлләсе кешеләре һәм бу вакытта үзәк мәйданда булган халык катнашты. Православие динендәгеләр сугышларда катнашкан һәм батырларча һәлак булган, Җиңү белән кайткан һәм бу көнгә кадәр яши алмаган якыннарын искә алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: