Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксубай»да көзге чәчү башланды

Районда беренчеләрдән булып «Аксубай» агрофирмасы кыр хезмәтчәннәре көзге культураларны чәчүгә кереште.

Бу хуҗалыкта көзге культуралар өчен 1800 гектарга якын мәйдан бүленгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 200 гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчелгән. 500 гектарын – көзге арыш, калганын көзге бодай биләячәк.

Киләсе елга игеннәрдән яхшы уңыш алу өчен, бүген игенчеләрдән зур көч кую таләп ителә. Һава шартлары мөмкинлек биргәндә, чәчү комплекслары туктаусыз эшли. Вильянис Зәйдуллинның туфрак эшкәртү агрегаты «Караса» бүлеге кырлары буйлап ритмлы хәрәкәт итә. Аның артыннан Платон Петров һәм Айрат Раузетдиновның чәчү комплекслары да калышмый. Иван Архипов чәчүдә соң тәгәрәтеп таптатуны үти.

– Механизаторлар составы пөхтә, эшне белеп эшли, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесе агрономы Фәнис Хәмидуллин. – Һәркайсы үз бурычын белә, аны намуслы башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев