Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда күп балалы ана балалар авылда яшәргә калсын өчен тавыш бирде

Аксубай районы сайлаучылары РФ Дәүләт Думасына сайлаулар үткәрү көннәрендә активлык күрсәтәләр.

Гражданнарның күпчелеге сайлауларның өченче көнендә, сайлау участоклары ачылуга ук тавыш бирергә килделәр. Тавыш бирергә килүче пенсионерлар күпчелек очракта пенсияләрнең артуы өчен, пенсия алды яшендәге кешеләр лаеклы ялга чыгуның элеккеге яшен кире кайтаруларына өметләнүләре белән уртаклашалар. Эшче яшьләр ни өчен тавыш бирә соң?

– Күп балалы ана буларак, мин балаларымның киләчәге, лаеклы белем һәм лаеклы хезмәт хакы өчен. Бүген авылда тормыш алып бару өчен бөтен шартлар да бар. Яшьләр авылда яшәргә калсын өчен эш урыннары кирәк. Дәүләт Думасының яңа составы, беренче чиратта, авыл кешеләренең мәнфәгатьләрен кайгыртырлар дип уйлыйм, – дип уртаклашты Иске Савруш авыл мәдәният йорты мәдәният хезмәткәре Татьяна Алексеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев