Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда кискен мәсьәлә кала бирә

Кисәтүләргә һәм штраф салуларга карамастан Аксубайда урамда утлап йөргән маллар проблемасы кала бирә.

Урамнарда утлап йөргән маллар ваемсыз хуҗаларның күршеләренә һәм авыл хуҗалыгына зыян салалар. Административ комиссиянең чираттагы утырышында административ канун бозуларга бәйле 11 беркетмә тикшерелде. Нигездә аларның барысы да терлекләрнең иректә утлап йөрүенә кагылды. Ә бу  төзекләндерү кагыйдәләрен бозу булып санала.

Татарстан Республикасының административ канун бозулар турындагы Кодексының 3.6 маддәсенә нигезләнеп, “Җирлекләр һәм шәһәр яны территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне бозган өчен“ граҗданнарга – 2000-3500 сум, урындагы затларга 15000-30000 сум, юридик затларга 200000-500000 сум күләмендә штраф санкцияләре каралган. Ел агымында мондый хокук бозулар кабатланган очракта, штрафлар күп мәртәбәгә арта.

Шуңа өстәп агрофирма кырларны таптаган өчен таләп иткән зыянны каплатуны да таләп итсә...

– Ә маллар белән нәрсә эшләргә? – дип ризасызлык белдерделәр кайбер канун бозучылар.

– Ябып  асрарга яки көтүгә куарга, –  дигән җаваплар алдылар комиссия әгъзаларыннан. – Әмма нинди генә очракта да терлекләрнең иректә утлап йөрүенә юл куймаска.

Сүз уңаеннан,  районның кайбер авылларында  мәсьәләне хәл итүнең стандарт булмаган алымын тапканнар. Акча җыеп, “электрлы көтүче“ сатып алганнар һәм хәзер аларның маллар өчен күңелләре тыныч.

Районда яшәүче бер ханым ун (!) кәҗә тота. Аның кәҗәләреннән күршеләре зыян күрә. Җирлек башлыгының даими кисәтүләренә карамастан, ул кәҗәләргә бәйле бернинди дә чара кулланмаган. Нәтиҗәдә  ул  административ комиссиядән 2 мең сум штрафка тартылды. Тикшерелгән беркетмәләргә бәйле җиде кагыйдә бозучыга штраф салынган, дүрт кисәтү ясалган.

– Шулай ук  штрафларны түләү сроклары да каралды, – дип кисәтә административ комиссия сәркатибе Николай Камбулов. – Әгәр дә штраф ике ай дәвамында түләнми икән, эшкә суд приставлары алыначак. Ә бу суд юлын таптау һәм штрафларның артуы.

Моннан тыш, малларның иректә йөрүе кыргый хайваннардан  авыру йоктыру куркынычы да тудыра. Ә автомобиль юлларына якын яшәүчеләрдән аерата уяулык сорала. Терлекләр юл-транспорт вакыйгасына эләгеп һәлак булалар.

Әлеге очракта да мал хуҗаларына, административ комиссиядән штраф кына бирелеп калмый,  автомобиль хуҗасына килгән зыянны да капларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев