Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды

Аксубайда узган бу чара батырлык һәм хәрби дан бәйрәме булды.

Чара башланганчы ук булачак солдатлар фойеда автоматны сүтеп җыю  сәләтләрен сынап карадылар. Емелькино мәктәбе яшь армиячеләре бу күнекмәләрне бик кыска вакыт эчендә күрсәттеләр. Бер минут вакыт эчендә алар ике тапкыр автомат сүтеп җыйдылар (әлеге төр буенча яшьармиячеләрнең район слетында алар җиңүче булдылар). Традиция буенча, хәрби офицерлар, хакимият, район структуралары, руханилар һәм РФ Кораллы Көчләре сафларын тулыландырырга тиешле егетләр тантаналы шартларда  очрашып киңәшләшәләр.

Быел бәйрәмгә чакырылучылар белән бергә өлкән сыйныф укучылары да катнашты. Очрашуны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Иң мөһиме, сез лаеклы сакчылар булыгыз, – диде ул. – Хәрби бурычыгызны үтәп кайткач, сезнең белән бергә районыбызны алга таба да үстерәчәкбез. Район кешеләре яхшы яшәсен өчен бездә бик күп эшләр башкарылган һәм алда планнар тагын да зуррак. Очрашу ихлас, җылы атмосферада үтте. Сәхнәдән музыка яңгырады, Аксубайның иң талантлы башкаручылары тамашачыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр.

Аксубай һәм Чирмешән районнарының хәрби комиссары Дмитрий Палаткин үз чыгышында  быелгы чакырылышның үзенчәлекләре, хәрби частьләрдә заманча шартлар булдырылуы турында сөйләде.

– Армиядә хезмәт итү егетләр өчен тормыш мәктәбе буларак кына кирәк түгел, ул алга таба үсү, карьера баскычыннан күтәрелү өчен дә кирәк, – дип билгеләп үтте ул.  – Вакытлы хезмәт узмаган кешеләр күп кенә дәүләт структураларында җаваплы вазифаларга исәп тота алмый. Залда утыручы булачак солдатлар, хөрмәтле кешеләрнең сүзләрен игътибар белән тыңладылар. 

Җыелучылар алдында Үзәк хәрби округның хәрби инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов чыгыш ясады.

- Физик яктан нык һәм хәрби тормышка әзерләнгән егетләргә хезмәт итү җиңелрәк булуы сер түгел, – дип ассызыклады ул. - Үзеңне мәктәптә укыганда ук армия сафларына әзерли башларга кирәк. Ул вакытта барысы да уңышлы булачак. ДОСААФ район оешмасы рәисе Оборона министрлыгы линиясе буенча хәрби- учет белгечлеген үзләштергән курсант-шәкертләрен  барысы да уңышлы булыр дип тынычландырды һәм барысына да яхшы хезмәт теләде. Аксубай православие чиркәве рухание иерей Сергий армиягә китүчеләргә изге сүзләр белән мөрәҗәгать итте:

 - Сезгә хәрби хезмәттә Аллаһы Тәгалә  һәм яклаучы фәрештәләр ярдәмче булсын, – дип теләкләрен җиткерде ул.  

Залда утыручылар өчен алып баручы Наталья Егорова Емелькино авылыннан хәрби хезмәткәр Николай Никитинның әти-әнисенә командование җитәкчесе җибәргән Рәхмәт хатын укыганда, күңелләрне шатлык хисләре урап алды.  

Командирлар Нина Александровнага һәм Алексей Дмитриевичка шундый егет тәрбияләгән өчен рәхмәт белдергәннәр. Ул хезмәттән ике ай элек кайтты. Николай үзе сәхнәгә гитара белән чыккач, зал алкышларга күмелде. Ул Россиянең ерак ноктасында – Чита шәһәрендә  хезмәт итүе турында сөйләде һәм булачак  солдатларга багышлап җыр җырлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев