Аксубайда Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан автоузыш үтте.
Хәрби диңгез флоты көнендә патриотик акцияне хәрби диңгезчеләр, Хәрби диңгез флоты ветераннары, Россия Кораллы көчләренең бу данлы төренә катнашы булган һәркем оештырды.
Аксубай матрослары автомобильләре колоннасы Чистай ягында урнашкан автозаправка станциясеннән старт алды. Дистәләгән кеше машиналарда Аксубайның төп урамнары буйлап Андреев әләме астында үтте. Шул ук вакытта юл уңаенда очраган машина йутүчеләр автоузышта катнашучыларга сигнал бирделәр, шул рәвешле диңгезчеләр адресына котлауларга кушылдылар.
Колонна үзәк мәйданда финишка килеп җитте. Биредә тантана сәбәпчеләрен туганнары һәм якыннары каршы алды.
– Аксубай районында диңгезчеләр йолаларын кадерләп саклыйлар, – дип уртаклашты Анатолий Скворцов. – Безнең бурыч – аларны саклау һәм киләчәк буынга тапшыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев