Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында рус шашкасы буенча турнир узды

    Параллель рәвештә яшь гвардия кубогына егетләр һәм кызлар арасында шашка турниры да узды.

    Физкультурачылар көнен бәйрәм итүгә багышланган интеллектуаль ярышлар саф һавада узды. Әлеге спорт төренә битараф булмаган һәркем җыелды. 

    Балалар һәм өлкәннәр җидешәр тур уйнадылар. Һәр партиядән соң очколар исәпләнде. Турнирның баш хөкемдары Геннадий Горбунов нәтиҗәләр турында хәбәр итте. 

    Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында җыелган очколар саны буенча Геннадий Горбатов һәм Алия Төхвәтуллина абсолют җиңүчеләр булдылар. Икенче урынны Флен Зәйнуллин һәм Анна Борисова алды. Анатолий Охотников һәм Динә Галиева бронза призерлар булдылар. 

    Яшь Гвардия кубогын Вадим Цветков (1 нче Аксубай мәктәбе) һәм Ирина Кондратьева (2 нче Аксубай мәктәбе) алды. Икенче урында – Илья Альдиванов (Аксубайның 3 нче мәктәбе) һәм Мәрьям Зәйниева (Карасу мәктәбе), өченчедә – Ярослав Бакурин (1 нче Аксубай мәктәбе) һәм Зәлинә Билалова (2 нче Аксубай мәктәбе). 

    Ярышларда катнашучыларны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин чын күңелдән котлады. Ул барысына да уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: