Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда Халыклар бердәмлеге көнен концерт белән билгеләп үттеләр

    Район Мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт булды.

    Бәйрәмдә катнашучылар алдында котлау сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин чыгыш ясады.

    - Икътисад үсешенең уңышы халыклар бердәмлегендә, - дип ассызыклады ул. – Чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм!

    Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев, Аксубай районы мөхтәсибе урынбасары Илнар хәзрәт Сәйфуллин җыелучыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котладылар.

    Район җырчылары һәм биючеләре тамашачылар хозурына үзләренең ялкынлы һәм дәртле чыгышларын тәкъдим иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: