Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда Халыклар бердәмлеге көне узды

    Халыклар бердәмлеге көнендә Аксубайның үзәк паркында бәйрәм концерты булды.

    Көзге кояшлы көндә паркта ял итүчеләр күп җыелды. Иртәдән үк биредә музыка яңгырап торды. Алып баручылар Татьяна Григорьева һәм Алим Идиятуллин җыелучыларны сәламләделәр, Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котладылар. Район башлыгы Камил Гилманов та аксубайлыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

    – Бу бәйрәмнең әһәмияте бик зур. Аның тарихы, 1612 елда халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервенцияләреннән азат иткәч, борынгы Русиядән башлана, – дип ассызыклады ул. – Бу – ил язмышын халык үзе, хакимият катнашыннан башка хәл иткән тарихтагы үрнәк. Кешеләр патша өчен түгел, ә туган җире өчен сугышырга барган. Хәзерге тормышта халыклар бердәмлеге халык хуҗалыгы, икътисад тармаклары үсеше уңышы. Чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм!

    Җыелучыларны Аксубай правослау чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев котлады.

    – Кадерле аксубайлылар! Бүген правослау динендәгеләр Казан Изге Ана иконасы көнен дә билгеләп үтәләр. Сезне чын күңелдән шушы якты бәйрәм белән котлыйм!

    Безнең күпмилләтле республикабызда бүген тынычлык, шатлык, үзара аңлашу хөкем сөрә һәм бу бик мөһим һәм кыйммәт тора. Һәрвакыт шулай тату, аңлашып яшәргә язсын.

    Районның иң яхшы башкаручылары тамашачыларга үз җырларын бүләк иттеләр. Бер сәгатьтән артык паркта музыка, котлау сүзләре яңгырады.
    Тамашачыларның таралышасы килмәде, чөнки бу көзге һава торышы да үз сюрпризларын – кояш, җылылык бүләк итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: