Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда исерек шофер ике катлы йорт бакчасына килеп кергән

Ханты-Мансийскидан Аксубайга кунакка килгән исерек шофер өчен төн чак кына фаҗига белән тәмамланмаган.

Төнге сәгать берләр тирәсендә, «Фольксваген» автомобиле руле артына утырган сәрхүш машина йөртүче идарәне югалта һәм Октябрь урамындагы 33 нче йорт бакчасына килеп керә. Бәхеткә, бу вакытта җәяүлеләр кичүендә кешеләр булмаган. Ә машина йөртүчене могҗиза гына саклап калган – автомобиль чуен киртәләрен җимереп, балконга чак кына килеп кермәгән. Машина йөртүче хәлнең асылын аңламый да калган, чөнки автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән, тикшерү аның сулышында 1,190 мг алкоголь булуын күрсәткән.

– Шоферның 7 еллык машина йөртү стажы бар, календарь ел эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 15 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге административ законнарны үтәү буенча өлкән инспекторы Илшат Сибгатуллин. – Юл тизлекне яратмый һәм, барыннан да элек, исерек хәлдә йөрүне кичерми. Руль артына утырганда, исегездә тотыгыз, сез үзегез һәм пассажирлар өчен генә түгел, ә барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә җаваплылык тотасыз. Үзегезне саклагыз! Сезне өйдә көтәләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев