Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр

    Кичә Аксубай районы муниципаль хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр.

    Бу бәйрәм Россиядә 10 ел элек РФ Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелды. Хәер, аның тамырлары Бөек Екатерина патша “Россия империясе шәһәрләре хокукы һәм файдасына грамота”га кул куйган 1785 елга барып тоташа.

    Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре – муниципаль хезмәткәрләр генә түгел. Алар – икътисадчылар, финансистлар, юристлар һәм төзүчеләр, кадрлар һәм идарәчеләр – барлык һөнәрләрне санап бетерерлек түгел. Һәм аларны бер нәрсә берләштерә – кешеләргә хезмәт итү.

    Бәйрәм уңаеннан тантаналы чара район мәдәният йортында узды. Җирле үзидарә көнендә биредә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган экспозиция ачылды. Анда ТР Милли музееның “Татарстан АССР – Татарстан Республикасы” күчмә күргәзмәсе экспонатлары тәкъдим ителде.

    Экспозиция Татарстан Республикасы Президентының “Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында”гы Указын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

    Муниципаль хезмәткәрләр Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләренең тарихи документлары, фотосурәтләре һәм республиканың дәүләт символлары белән таныштылар.

    Күргәзмәне беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Гилманов карады.

    Коллегаларын бәйрәм белән котлап, район башлыгы муниципаль органнарның районның социаль-икътисади үсешендә ролен ассызыклады.

    – Бу ун ел Татарстан, аның үсеше өчен иң уңышлы булды. Шушы ун ел эчендә менә дигән юллар төзелде, социаль объектлар файдалануга тапшырылды, авылларның һәм ерак бистәләрнең йөзе үзгәрде. Район үзәге дә танымаслык булып үзгәрде, – диде Камил Гилманов.

    Ул аеруча ассызыклап үткәнчә, дәүләт хакимияте вәкилләреннән гражданнар мөһим мәсьәләләрне хәл итүне көтә. Ул хезмәттәшләренә командалы четерекле эшләре, эшкә җаваплы караулары һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шушы сыйфатлар районның икътисади үсешендә нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

    Җирле үзидарә көне белән хезмәттәшләрен башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев та котлады.

    Муниципаль хакимият органнарының узган елгы эшенә йомгак ясап, районның төп сәхнәсендә Камил Гилманов һәм Станислав Зайцев муниципаль хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.

    Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне оператив хәл итүдәге тырышлыклары һәм күпьеллык хезмәтләре өчен Савруш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Васильевага, Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Светлана Тарасовага ТР Муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамоталары тапшырылды. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатына Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров лаек булдылар.

    Җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү һәм методик-мәгълүмати эш алып бару бүлеге җитәкчесе Ләйсән Зәйдуллинаның, Советның җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү һәм методик-мәгълүмати эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Николаеваның, Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулееваның, район башлыгының мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Вера Саттарованың, Иске Ибрай авыл җирлеге башкарма комитеты баш хисапчысы Раилә Әхмәтсафинаның, финанс-бюджет палатасының исәп-хисап бүлеге җитәкчесе Эльвира Заһретдинованың хезмәте район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

    Бәйрәмдә шулай ук Иске Кармәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Миңнехановка, Яңа Аксубай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирина Питуловага һәм район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге белгече Наталья Садовниковага Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: