Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда инвалидлар декадасына бай эчтәлекле программа әзерләнгән

Районда инвалидлар декадасы кысаларында күп кенә кызыклы һәм ярдәм күрсәтү чаралары оештырылган. Аларга район хезмәтләре һәм ведомстволары да җәлеп ителәчәк.

1-10 декабрь көннәрендә социаль яклау бүлегендә «кайнар линия» телефоны эшләячәк; «кайнар линия» телефоннары: 8 (843 44) 2 - 92 - 72; 2 - 92 -74;

Мәктәптән тыш эшләр үзәге Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар кысаларында укучыларның иҗади эшләре (плакатлар, рәсемнәр) күргәзмәсен тәкъдим ителәчәк.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге инвалидлар арасында төрле спорт чаралары оештыра. Шул исәптән: шашка, шахмат, өстәл теннисы, дартс буенча район беренчелеге.

Инвалидлар декадасы дәвамында район туган як тарихын өйрәнү музеенда «Безне чолгап алган тормышта яхшылык һәм яманлык» музей дәресләре узачак, башлана 14:00 сәгатьтә.

Шулай ук мөмкинлекләре чикле гражданнарга медицина һәм консультатив ярдәм күрсәтү өчен район үзәгеннән ерак урнашкан торак пунктларга табиблар бригадаларының чыгуы оештырылачак.

5 декабрьдә 13 сәгатьтә район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре онлайн форматта «Әкияттә кунакта» күренеше белән чыгыш ясаячак.

6 декабрьдә 13:00 сәгатьтә Аксубай үзәк китапханәнең гаилә китапханәсендә гариплеге булган “Көчле рухлы кешеләр” турында презентация узачак.

6 декабрьдә районның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә, эшкә урнаштыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-консультация бирү максатларында «Мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен Ачык ишекләр көне» оештырылачак.

Картлар һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында һәм «Нежность» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә күп кенә ял чаралары узачак.

Барлык чаралар да коронавирус белән бәйле санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып уздырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев