Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан нигез салынган парк койма белән әйләндереп алынды

Май аенда Аксубайның яңа микрорайонында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан паркка нигез салынды.

Аксубайлылар, “Кояшкай” балалар бакчасы янында 1000 төпкә якын слива, чия, пирамидалы тирәк, акация, корычагач, чыршы үсентеләре утыртып, ”Хәтер бакчасы” Халыкара акциясенә кушлыдылар. Шул рәвешле алар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташлар истәлеген мәңгеләштерделәр.

– Аксубай районыннан сугышка унбер меңгә якын кеше киткән, һәр икенчесе фронттан әйләнеп кайтмаган, – дип сөйли шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Владимир Кононов. – Еллар узгач, бу бакча һәлак булучыларның барсына да тере һәйкәл булачак. Ә әлегә төп бурыч – үсентеләрне саклау. Шуңа күрә шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты бакчаны койма белән тотып алырга карар кылган.

Владимир Кононов сүзләренчә, бу эштә аларга районның спорт мәктәбе хезмәткәрләре, тренерлар булышкан. Башкарма комитет хезмәткәрләре үзләре дә тырышып эшләделәр. Аксубайда Хәтер бакчасы үсәргә, чәчәк атарга тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев