Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «Игътибар – балалар» профилактик чарасы старт алды

2020 елның 7 аенда районда зыян күргән бала белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Балалар белән юл-транспорт вакыйгалары саны август-сентябрь айларында арта, ул вакытта яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлда куркынычсызлык белән бәйле күнекмәләрне югалта һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә җайлашу таләп ителә. Уку елы алдыннан республикада «Игътибар – балалар» операциясе старт алды, ул 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Акция кысаларында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар әзерләде.

Үзәк паркта «Н» шәһәрендәге могҗизалар» театральләштерелгән тамаша булды. Яр Чаллы шәһәренең «Калейдоскоп» театры артистлары район үзәгендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче яшь юл хәрәкәте катнашучыларына юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күрсәтмә формада сөйләделәр. Алар балалар белән юл билгеләрен кабатладылар, шулай ук аларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен тикшерделәр. Чара кысаларында «Буратино» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашында «Куркынычсыз зебра» акциясе узды.

Балалар ТР ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы – полиция капитаны Илшат Сибгатуллин белән бергә, барлык кагыйдәләрне үтәп, җәяүлеләр кичүе буенча уздылар. Ул балаларга юл йөрү өлешен ничек узарга кирәклеген күрсәтте: ике яктан да автомобильләр булмавына инанырга кирәк. Автоинспектор шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану мөһимлеге турында да искәртте.

Тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме начар булган шартларда машина йөртүче җәяүлене аз арада күреп ала, ә яктылыкны чагылдыручы элемент дистанцияне арттыра ала, бәладән котылырга ярдәм итә. Моннан тыш, балаларга бары тик тротуарлар, җәяүлеләр өчен билгеләнгән юллар, шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә генә хәрәкәт итәргә кирәлеген аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев