Аксубайда иң яхшы тәрбиячеләр билгеләнде
Район үзәгендәге «Радуга» балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе» республика бәйгесенең район этабы узды.
Бәйгедә тәрбиячеләр Раузетдинова Рания («Кояшкай»), Казакова Валентина («Кояшкай»), Нургатина Надежда («Буратино»), Ильина Ирина («Радуга») катнашты.
Катнашучылар балалар белән дәресләр һәм осталык дәресләре үткәрделәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча Ирина Ильина һәм Валентина Казакова җиңүче дип табылды. Алар Аксубай районы данын республика бәйгесенең зональ этабында яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев