Аксубайда иң яхшы ау этләре җыелды
Сабантуй бәйрәме уза торган территориядә иң яхшы токымлы этләрнең районара күргәзмәсе булды.
Көчле җил һәм вак кына яңгыр сибәләп торуга карамастан, Аксубайга бөтен районнан эт яратучылар һәм Нурлат районыннан кунаклар килде. Шулай ук бу хайваннарга битараф булмаган кешеләр дә килгән иде. Күргәзмәдә катнашучыларны Михаил Сулейманкин сәламләде, ул конкурс шартлары, квалификацияле экспертлар белән таныштырды.
Экспертлар эшкә кереште һәм тиздән Нурлат районыннан беренче призер билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев