Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда Җиңү солдаты Зиннәтулла Фәтхуллин белән хушлаштылар

    97 нче яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Сөнгатулла улы Фәтхуллин арабыздан китте. Җиңү солдатын соңгы юлга хөрмәтләп озаттылар.

    Район башлыгы Камил Гилманов туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты, ветеранны соңгы юлга озатырга район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек, хезмәттәшләре, якыннары, туганнары җыелды.

    Зиннәтулла Фәтхуллин 1924 елның 1 мартында Әлмәт районының Мамәт авылында туган. Ул 1942 елның августында фронтка алына, 96 нчы гвардия полкы, 48 нче артиллерия полкы, 92 артиллерия бригадасы составында дошманга каршы сугыша.

    Сугыш солдаты 3 дәрәҗә Дан ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Ленинградны саклаган өчен", "Батырлык өчен", "Берлинны алган өчен", "Праганы алган өчен", "Германияне Җиңгән өчен"медальләре белән бүләкләнгән. Солдат өчен сугыш 1947 елның апрелендә генә тәмамлана.

    Сугыштан соң Аксубай ПСБ да бораулаучы, бораулау мастеры, Аксубай АЗСында слесарь булып эшли.

    Зиннәтулла Сөнгатулла улы аксубайлылар хәтерендә үз төбәгенең чын патриоты, районның лаеклы гражданины, үрнәк гаилә башлыгы, сугыш ветераны булып сакланып калды.

    – Әти һәрвакыт гадел, көчле рухлы, чын солдат булды. Әни вафатыннан соң ул беркемгә дә авырлык китерергә теләмәде, ике ел ялгызы гына яшәде, аннан соң гына үзебезгә алып килдек, – дип сөйли ветеранның кызы Ландыш Зиннәтулла кызы.

    Безнең хәбәрчеләргә район җитәкчелеге белән бергә, бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән котлау өчен, ветеран янында бер генә тапкыр булырга туры килмәде, алар урын өстендә яткан кешенең ихтыяр көченә, хәрби ыспайлыгына сокландылар.

    – Легендар кеше китә... Безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан алты ветеран калды. Зиннәтулла абый Сталинград сугышында катнашкан, күп кенә бәрелешләрне кичергән, Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган кешеләрнең берсе иде, – дип билгеләп үтте сугыш ветераны белән саубуллашу матәмендә район башлыгы. – Ветеранның кызы һәм аның гаиләсенә рәхмәт, алар соңгы елларда Зиннәтулла Сөнгатулла улын карау белән генә мәшгуль булдылар.

    Район җитәкчесе 2010 елда Зиннәтулла Сөнгатулла улының Татарстан Президенты белән очрашуда булуын, ул чакта аңа республика лидеры белән сөйләшергә туры килүен һәм ике әңгәмәдәш күңелендә дә бу очрашудан бары тик яхшы тәэсирләр генә калуын искә төшерде.

    Татарстан мөфтие Киңәшчесе, Көньяк төбәк казые, районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров та ветеран турында җылы сүзләр әйтте.

    – Җиңү өчен рәхмәт сезгә! – дигән рәхмәтен җиткерде сугыш солдатына Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин.

    Хушлашу тантанасы мәрхүмнең кызы яшәгән йорт янында узды, матәм процессы алдыннан ФОРПОСТ отряды әгъзалары ветеранның мендәргә кадалган бүләкләрен алып бардылар. Төгәлрәге – бүләкләрнең бер өлешен. Зиннәтулла Сөнгатулла улы пиджагыннан бер генә бүләген дә салдырырга рөхсәт итмәгән, костюмын юарга да рөхсәт итмәгән, яңасын сатып алырга да ризалашмаган. Бүләкләрнең бер өлеше костюмына беркетелгәнгә, аларны салдыра алмадылар.

    Сугыш ветеранын Аксубайдагы мөселман зиратында җирләделәр. Бүләкләре гаилә ядкаре булып сакланачак, ә сугыш солдаты үзе халык хәтерендә тыныч тормыш өчен без мәңге бурычлы булган Җиңүче сугышчы булып истә калачак!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: