Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Җиңү кроссы узачак

9 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган Аксубайдан Советлар Союзы Герое Григорий Романовның кече ватаны Кәкре Күлгә традицион ачык җиңел атлетика узышы старт алачак.

Кросста катнашу өчен 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар, 50 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар чакырыла.

Йөгерү Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү буенча оештыру комитеты программасы нигезендә оештырылачак.

Барлык катнашучылар өчен дә гомуми старт – Ленин мәйданында, арадаш финиш – Аксубай техникумында. Төп старт Аксубай – Нурлат автоюлы кисешендә, финиш – Кривоозерка авылының Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында. Дистанцияләр: 3 километр, 14,7 километр.

Спортчыларны теркәү  Яшьләр үзәгендә 9.00 сәгатьтән 9.50 сәгатькә кадәр. Гаризалар  2-80-20 телефоны буенча һәм йөгереш узачак көнне яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев