Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Илебез, гомумән, бөтен халык өчен төп бәйрәм булган чарага олысы да, кечесе дә ашыга.

Иртәдән үк төп мәйданда хәрби музыка яңгырап торды, хезмәт коллективлары, халык веноклар, бәйрәмнең төп атрибуты булган кәнәфер чәчәкләре белән мәйданга җыелдылар, аларның күкрәкләрен георгий тасмасы бизәп торды.
Сугышта катнашучылар сафы елдан-ел сирәгәя бара. Безнең районда алар 13әү. Бәйрәмгә бары тик икесе генә килә алган. Алар трибунада төп урынны алдылар. – Нина Александровна Телешева һәм Елисей Мурзич Тимирясов. Алар янәшәсенә Җиңүне якынайту өчен тылда армый-талмый хезмәт куйган  кешеләрне утырттылар.
Искә алу мизгеле
– Җиңү бәйрәмендә без икенче бөтендөнья сугышы солдатларын, яу кырында башларын салган каһарманнарны искә алабыз, – дигән сүзләре яңгырады алып баручының. Аннан соң оешмалар, предприятиеләр, уку биналары вәкилләре, район үзәге кешеләре һәм кайткан кунаклар һәйкәл итәгенә веноклар куйдылар, чәчәкләр салдылар. Иң беренче булып ветераннар төркеме һәм җитәкчеләр веноклар тотып бардылар, алар артыннан – сугышчы-интернационалистлар, локаль бәрелешләрдә катнашучылар, Көнбатыш төркеме гаскәрләре вәкилләре һәм эшчеләр.
Аксубай бер минутлык тынлыкка күмелде. Бу минутта әлеге көнгә кадәр яши алмаганнарны, гранит таш астында ятучыларны искә алдылар.
Җиңү залплары яңгырады. Традиция буенча залпларны эчке эшләр органнарының иң алдынгы хезмәткәрләре бирә.
Герой хөрмәтенә кросс
Менә  Советлар Союзы Герое Григорий Романов истәлегенә җиңел атлетчылар кроссы һәм автомотоузыш кырыгынчы тапкыр старт алды. Кырык ел элек кроссны алты спортчы башлаган. Бүген исә  бу – иң яхшы атлетчылар, ДОСААФның әләмнәр белән бизәлгән автомобильләре катнашындагы күркәм тамаша.
Бәйрәм котлаулары
– Барыгызны да  Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән тәбрик итәм, –  диде район башлыгы Камил Гилманов. – 9 Май илебез тарихында иң истәлекле һәм якты битләрнең берсе. Бу – безнең Җиңү көне, хәрби дан көне, яшь аралаш сөенә торган көн. Илебез халкы 1945 елның Җиңү алып килгән мае өчен кыйммәт түләде. 10800 аксубайлы фронтка киткән, 5700 солдатка туган нигезләренә әйләнеп кайту насыйп булмаган. Бүгенге көндә Аксубай районында ул канкойгыч сугышның 13 шаһите яши. Җиңү залплары 73 ел элек яңгыраган булса да, һәр елны бу көнне безне хәтер, халкыбызның батырлыгы, фидакарьлеге өчен горурлану, яу кырыннан кайта алмаган сугышчыларны искә алу хисләре берләштерә. Балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз өчен бу хәтер изге булып калсын өчен без көчебездән килгәннең барысын да эшләргә тиеш.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр Владимир Леонов Татарстан Хөкүмәте исеменнән бәйрәм белән котлады. Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Мурзич Тимирясовның котлау сүзләре күңелләрне тетрәндерде.
Нина Александровна Телешевага һәм Елисей Мурзич Тимирясовка ТРның “Фидакарь хезмәт өчен“ медальләре тапшырылды.
Парад
Җиңү көне ул  безнең көчле рухлы һәм ныклы холыклы халык булуыбызны бөтен дөньяга танытып, барлык буыннарны һәм милләтләрне берләштергән  бөек бәйрәм. Нәкъ менә 9 май көнне илебез Җиңү парадларында Россия дәүләтенең көчен, куәтен дәлилли. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган парад белән районның Яшь армиячеләре штабы җитәкчесе өлкән лейтенант Алексей Никитин командалык итте.
Парадны традиция буенча ТР Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районындагы бүлеге ачты. Төп байракны өлкән лейтенант Илшат Мәгыйзов алып барды. Аннан соң тез саф булып яшь армиячеләр, В. Тимирясов исемендәге Аксубайның 1 нче, Аксубайның 2 нче һәм 3 нче мәктәпләре атлады. Парадны Аксубай универсаль технологияләр техникумы укучылары тәмамлады. Оештыру комитеты белдергәнчә, быел парадта 3700 кеше катнашты.
Парадтан соң төп сәхнәдә  бәйрәм концерты башланды.  Район Мәдәният йорты артистлары башкаруында  йөрәккә якын булган сугыш җырлары яңгырады. Илебез күге аяз, димәк, балаларыбыз бәхетле, алар бииләр, җырлыйлар. Концертны яшь буын – Балалар сәнгать мәктәбе укучылары дәвам итте.
Үлемсез полк
2011 елда Томск шәһәре кешеләре Сергей Колотовкин һәм Сергей Лапенков  Җиңү парадына үзләренең сугышта катнашкан бабалары һәм карт бабаларының фоторәсемнәрен алып чыгарга тәкъдим ясыйлар. Хәрәкәтне бөтен Россия колачлап алды, чит илләрдә дә таралды. Аксубайлылар да инициативаны  хупладылар. Хәрәкәттә катнашучылар ата-бабаларының портретлары белән сафта атлап барып, алар турындагы хәтерне үлемсез итәләр. Быел хәрәкәт маршруты  зурая төште. Полк 3 нче мәктәп яныннан башланып, Мазилин урамы, Батырлар аллеясе аша үтеп, Үзәк мәйданга килеп җитте. Акциядә мең ярым аксубайлы катнашты. Менә шуның өчен Үлемсез полкның чиге юк сыман күренде. Кемнәрдер исем-фамилияләр язылган язу такталары белән, кемнәрдер фронтта һәлак булган яки  Җиңү белән кайтып та, сугышта алган күңел һәм тән яраларыннан арына алмыйча вафат булган ата-бабаларының портретларын тотып атладылар.
Кич белән аксубайлыларны  район Мәдәният йорты артистлары бәйрәм концерты белән шатландырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев