Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Җиңү көне уңаеннан массакүләм күңел ачу чарасы узды

2021 елда беренче тапкыр Аксубайда күңел ачу чарасы узды.

Чара “Денс-тайм” төркеме башкаруындагы хәрби-патриотик җырлар һәм биюләрдән башланып китте. Аларның чыгышы бер генә тамашачыны да битараф калдырмый.

Кешеләрнең күмәк күңел ачуларга сусавы күренеп торды, мәйдан халык белән шыгрым тулды.

Күңел ачу программасы заманча җырлар белән дәвам итте, балалар бию мәйданчыгына чыктылар, аларга өлкәннәр дә кушылды.

Сәхнәдә район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе артистларыннан тыш, Чистай шәһәреннән яшь рэп башкаручылар һәм шагыйрь дә чыгыш ясады, ул үзенең “Граница” поэмасын укыды.

– Без хәзер ветераннарыбызның батырлыгы аркасында матур, тыныч тормышта яшибез, бу бәйрәмне безгә нәкъ менә алар бүләк итте. Аксубайлылар, сезне Бөек Җиңү көне белән котлыйм! – диде район башлыгы Камил Гилманов.

Җиңү парадында катнашканнары өчен район башлыгы Камил Гилмановны, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясовны, Аксубай техникумының ТИН укытучысы Александр Лизуновны, 3 нче Аксубай урта мәктәбенең ТИН укытучысы Юрий Макаров, 2 нче Аксубай урта мәктәбенең ТИН укытучысы Айрат Ярмөхәммәтовны, Савгач урта мәктәбенең ТИН укытучысы Анатолий Охотниковны

“Яшь армия” һәм “Юнеско” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе исеменнән медальләр белән бүләкләделәр.

Чара соңында бәйрәм салютлары атылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев