Аксубайда ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узачак
Анда катнашу өчен 6 яшьтән 29 яшькә кадәрге район халкы чакырыла.
Физкультурачылар көненә багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале 12 августта 3 нче мәктәп каршындагы ГТО спорт мәйданчыгында узачак. Программаның нигезен l-VI баскычка караган катнашучылар тарафыннан башкарыла торган сынау төрләре тәшкил итә.
Катнашу өчен ГТО АИС системасында теркәлү кирәк.
Башлана 13:30 сәгатьтә.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев