Аксубайда гражданнарны кабул итәләр
22 ноябрьдә Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Шиһапов Айрат Минимарсиль улы һәм Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы прокуроры Гелметдинов Ильсур Ирек улы экология мәсьәләләре буенча аксубайлыларны кабул итәчәк.
Кабул итү 11 сәгатьтә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 10 йорт адресы буенча оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев