Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда гармун җырлады

    Район мәдәният йортында Советлар Союзы Герое Григорий Романов истәлегенә «Гармун җырлый» дигән беренче район гармунчылар конкурс - фестивале булып узды.

    Фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны Владимир Лосюгин җитәкчелегендәге Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары оркестрының яшь музыкантлары сәламләде. Әлеге чара авторы Наилә Крайнова шулай ук музыка бәйрәменә җыелган халыкка рәхмәт белдерде. Оештыручылар, конкурсантлар, жюри әгъзалары адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады.  

    Фестивальдә катнашучылар барысы да  халык уен коралларын яратучылар. Анда 5 яшьтән алып  78 яшькә кадәрге гармун моңын яраткан кешеләр чыгыш ясадылар. Клавишлы һәм кыллы уен коралларында – баян, гармун, аккордеон, гитарада, балалайкада уйнадылар. Музыкантлар хәрби тематика әсәрләрен башкардылар.

    Чыгышларны һөнәри жюри бәяләде, аның составына Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре, музыкаль белем бирү учреждениеләре укытучылары кергән иде. Үзешчән артистларга  жюри рәисе,  Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыкаль колледжы укытучысы, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, музыкаль композицияләр башкару остасы  – Андрей Спиридоновның чыгышын тыңлау мөмкинлеге булды.

    Конкурсантларның һәр чыгышы көчле алкышлар белән үрелеп барды. Җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр, ә иң мөһиме яңа иҗади казанышларга рухландырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: