Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда футбол мәйданчыгы төзелеше башланды

Спорт объекты «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча төзеләчәк.

Татарстанда «Демография» милли проектын тормышка ашыру дәвам итә. Аның кысаларында районның төп футбол кырын тәртипкә китерәчәкләр, анда ел саен Сабан туе вакытында (һәм ул гына да түгел) футбол командалары арасында ярышлар уза. Төзелеш өчен материаллар инде кайтарылган. Бер өлеше «Юность» спорт комплексы территориясендә бушатылган.

Беренче этапта мәйдан территориясен билгеләделәр, футбол кырының капламын алыштыру эшләре бара. Тамашачылар һәм кунаклар өчен трибуналар куелачак.

– Эшләр озакка сузылмый тәмамланыр дип өметләнәбез. Яңа мәйданчык, футбол буенча район һәм республика ярышлары узачак, – дип шәрехләде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев