Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда физик культура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан иң яхшыларны билгеләп үттеләр

Бәйрәм чарасы район башлыгы Камил Гилманов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин һәм спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов катнашында узды.

Физкультурачы көненә багышланган чара физик культура хезмәткәрләренә җылы һәм ихлас теләкләрдән башланды. Районның төп мәйданында бу бәйрәмгә битараф булмаган кешеләр — спорт мәктәбен тәмамлаучылар, физик культура ветераннары, тренерлар, физкультура укытучылары җыелды. Район башлыгы Камил Гилманов иң яхшы хезмәткәрләрне билгеләп үтеп, аларга ТР Спорт министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

— Бүген бездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әлеге шартлар елдан-ел яхшыра бара. Минемчә, бүген, иң ялкаулар гына спорт белән шөгыльләнми торгандыр, — дип ассызыклады район башлыгы. Чыннан да, районда хәзерге яшьләр өчен күп эшләр башкарыла: спорт заллары, йөзү бассейннары төзелә. Соңгы вакытта урам спорты популярлашты. Район ишегалларында елдан-ел тренажерлар белән мәйданчыклар барлыкка килә, яшьләр сәламәт яшәү рәвешен бик теләп пропагандалый. ”Сәламәт яшьләр — сәламәт ил”, дигән сүзләрне бүгенге бәйрәмдә катнашучыларның барысы да бертавыштан раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X