Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда елның иң яхшы медицина шәфкать туташын сайладылар

Әлеге исемгә поликлиника шәфкать туташы Айгөл Вафина лаек булды.

Конкурс Аксубай район үзәк хастаханәсенең шәфкать туташлары арасында узды. Анда хастаханә бүлекләренең иң яхшы алты хезмәткәре катнашты. Һәр һөнәрнең үз барлыкка килү тарихы бар.

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, шәфкать туташлары эшен инглиз кызы Флоренс Найтингейл башлап җибәргән, ул Кырым сугышы вакытында шәфкать туташлары хезмәтен оештырган. Аның сүзләренчә, шәфкать туташы өч төрле квалификациягә ия булырга тиеш: фәнни – авыруны аңлау өчен, йөрәк – авыру кешене аңлау өчен, техник – чирлеләрне карау өчен.

Сәхнәдә шәфкать туташларының традицион конкурсында катнашучылар нәкъ менә шушы сыйфатларны күрсәттеләр дә. Конкурс дәвалау учреждениесе диварларыннан читтә – Аксубай техникумы базасында узса да, оештыручылар кирәкле инвентарьларны әзерләгәннәр. Беренче чиратта, йогышлы куркынычсызлык, пациентны диагностик тикшеренүләргә әзерләү, медицина оешмаларында профилактик эш һәм практик күнекмәләр буенча белемнәрен күрсәтеп, һөнәри күнекмәләрне күрсәтү өчен. Шәфкать туташларының эшен тулысынча ачарга видеороликлар ярдәм итсә, ә аларның холыкларын ачарга хезмәттәшләренең фикерләре булышты.

Конкурста катнашучылар, һөнәри күнекмәләр белән беррәттән, башкарган эшләре турында гына түгел, ә үзләре, гаиләләре һәм мавыгулары турында сөйләгән визиткадан башлап, иҗади сәләтләрен дә ачтылар. Сәхнәдә чыгыш ясаучыларны хезмәттәшләре дә хуплады.

Район үзәк хастаханәсе коллективы үз эшләренең осталары булуларын гына түгел, ә бердәм, иҗади кешеләр булуларын да тагын бер кат раслады – алар конкурслар арасында музыкаль паузалар ясадылар, җырладылар, биеделәр, театральләштерелгән тамашалар күрсәттеләр. Хәтта өй биреме конкурсына да алар иҗади якын килделәр – күп кенә ризыклар медицина тематикасына ”якынайтылган” иде, ә катнашучылар аларны тәкъдим итеп, барыннан да элек, ризык составындагы организм өчен файдалы витаминнар турында сөйләделәр.

Конкурс ике сәгатьтән артык дәвам итте, әмма бердәм сулышта узды. Хәтта составында остазлары, хезмәттәшләре, хастаханә, даруханә җитәкчелеге, редакция вәкилләре булган жюри әгъзалары да – һәр катнашучы өчен чын күңелдән җан атты, чөнки һәр катнашучы конкурсның төрле этапларында иң яхшы бәягә лаек иде.

Сәхнәдә барган хәлләрне тамаша кылып, аерым эпизодлардан күз алдында һәр катнашучының образы туды, ирексездән башка аларның, чыннан да, шәфкатьлелекне, игелек һәм өметне гәүдәләндерүче ак халатлы фәрештәләр икәнлеге турындагы уй килде.

Сәхнәгә күтәрелгән жюри рәисе – район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов конкурска йомгак ясар алдыннан хәтта югалып та калды, чөнки катнашучыларның баллары бертигез диярлек иде, һәр шәфкать туташы һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсен күрсәтте.

– Сез барысын да бик яхшы башкардыгыз, – дип горурлык хисе белән билгеләп үтте ул. – Аксубай район үзәк хастаханәсендә яшь кадрлардан лаеклы алмаш үсеп килә дип, курыкмыйча әйтергә була.

Үзәк район хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Марина Власова, конкурста катнашучыларның шундый югары дәрәҗәдә әзерлеген көтмәгәнлеген билгеләп үтеп, үз карамагындагылар өчен горурлануын яшермәде.

Җиңүченең, лауреатларның һәм номинантларның исемнәре яңгыравы көчле хис-тойгылар уятты. Иң яхшы шәфкать туташы дип Айгөл Вафина танылды, икенче урында – Ләйсән Абрарова, өченчедә – Надежда Убейкина. Дүртенче урында берьюлы ике шәфкать туташы – Ксения Чухаева һәм Юлия Мазилина. Бишенче урында – Алсу Мифтәхова. Номинацияләр дә билгеләнде. Айгөл Вафина – иҗади шәхес, Надежда Убейкина – игелекле йөрәк иясе, ә Ләйсән Абрарова гыйлемлелек иясе дип табылды.

Медицина хезмәткәрләренең оештыручыларга җавап сүзе күңелле һәм көтелмәгән мизгел булды. Наталья Охотникова җитәкчелегендәге ашыгыч ярдәм коллективы район үзәк хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Марина Власовага игелекле йолаларны кире кайтаруы, һәр хезмәткәргә ярдәм итүе һәм коллективның бердәмлеге өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Район газетасы мөхәррире Людмила Жаренова, катнашучыларга һәм жюри әгъзаларына рәхмәт белдереп, пандемия чорында Чистай шәһәре ковид госпиталендә эшләгән Ләйсән Абраровага 2021 елның икенче алты аена район газетасына язылу өчен бүләк сертификаты тапшырды. Һәр катнашучы үзәк даруханә мөдире Нурзидә Ислямовадан бүләккә витаминнар алды.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев