Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Эльмира Зарипова булып китте

Аксубай районына Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш сәфәре белән килде

Район башлыгы Камил Гилманов белән ул районның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрендә булды, аларның эше белән танышты.

Район Советы бинасында Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте. Район халкы аңа эшкә урнашу, ярдәм чаралары, квалификация узу, халыкның төрле катламнарына социаль яклау чараларына кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте, ул аларның һәркайсына җентекле җавап бирде.

– Социаль яклауның барлык чаралары да адреслы характерда булырга тиеш, – дип ассызыклады Эльмира Зарипова гражданнар белән әңгәмә вакытында.
Очрашу ахырында министр ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Аерым алганда, 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүдә булган кешеләрне вакцинацияләү мәсьәләләренә аерым игътибар итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X