Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда елга ярларыннан ташып чыга, халык моңа агынты сулар сәбәпче түгелме икән дип борчыла

Инеш Золин һәм Пушкин урамнары тирәсендәге ярлардан ташып чыккан.

Редакциягә якын тирәдәге йортларда яшәүче битараф булмаган кешеләр, кайдадыр канализация торбасы тишелеп, елгага агынты агып ятмыймы икән, дигән фараз белдереп мөрәҗәгать иттеләр. Әмма су күтәрелгән урында характерлы ис юк. Гәрчә боз сарырак төстә булса да.

Хәлгә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы Владимир Кононов ачыклык кертте.

– Чыннан да, проблема бар. Әмма елгада су өслегенең күтәрелүенә агынты сулар түгел, ә грунт сулары гаепле. Быелгы кыш салкыннардан башланды, туфрак туңды. Бу җирлек – урыны белән сазлыклы, артык дымлы, шуңа күрә салкыннар аркасында туфракның су үткәрүчәнлеге начар. Проблема шуннан килеп чыккан да инде, халыкта – «елошник» дип атап йөртелгән территориядән бүген, үзәнне тишү өчен, авыр техника белән чистартуны башларга планлаштырабыз, – дип шәрехләде Владимир Кононов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев