Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда чиста һәм уңайлы булып калды 

    22 апрель көнне Аксубай территориясендә тәртип урнаштыру буенча уңышлы көн булды.

    Санитар-экологик икеайлык һәм «ЭкоЯЗ-2022» акциясе кысаларында районда өмәләр узды. Агымдагы ел башыннан бу беренче массакүләм өмә. Традиция буенча аны Ленин өмәсе дип атыйлар, чөнки ул Владимир Ульяновның туган көнендә оештырылган. Тырмалар, себеркеләр белән коралланып, катнашучылар территорияләрнене чистарттылар, җыелган чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына төяп озаттылар. 

    – Район үзәгендә өмә нәтиҗәле һәм оешкан төстә узды, – диде район башкарма комитетының административ комиссиясе секретаре Николай Камбулов. 

    Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбунов белән без объектлар буйлап бардык, предприятие һәм оешмаларда булдык. Хезмәткәрләр территорияне бердәм, кәеф белән җыештырдылар. 

    Аксубайда чистал һәм уңайлырак булып калды. Һава торышы да кешеләргә тәртип урнаштыру эшендә комачауламады. Алда – май бәйрәмнәре, аксубайлыларның алда төзекләндерү эшләре күп әле. 

    Массакүләм өмәләр районның авыл җирлекләрендә дә узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: