Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда чаңгы базасы ачылды

Районда чаңгы спорты аеруча популяр. Безнең спортчылар үзләрен республика, төбәкара ярышларда да таныталар.

Районның чаңгы ярышлары елның елында ипподром территориясендә үткәрелеп килә. Шулай да, бүгенге көнгә кадәр аксубайлылар өчен әлеге спорт белән шөгыльләнү өчен аерым шартлар юк иде. Инде менә заманча җиһазландырылган чаңгы базасының модульле бинасы барлыкка килгәч, чаңгычы спортчылар һәм әлеге спорт төрен үз иткәннәргә күп кенә мәшәкатьләр хәл ителде шикелле. 

Чаңгы базасын ачу хөрмәтенә оештырылган бәйрәм тантаналы маршлар белән үрелеп барды. 

– Районыбызда әлеге объектның барлыкка килүенә без республика Президентына рәхмәтле, – дип ассызыклады район хакимият башлыгы Камил Гыйльманов үз чыгышында. – Елдан ел чаңгы спорты  белән шөгыльләнүчеләр арта гына бара, шуңа әлеге база бик кирәк иде. Аны торгызу өчен шактый көч сарыф ителде. Әмма  киләчәктә спорттагы казанышларыгыз белән хезмәтебезне акларсыз, дип ышанабыз.

Район җитәкчесе кыска вакыт аралыгында базаны сафка бастырган төзүчеләргә – Игорь Жуков җитәкчелегендәге «Спорт Групп» АҖ, «Благоустройство» ҖЧҖнә үз рәхмәтләрен ирештерде. Әлеге оешма башлыгы Рәмис Сафиуллинга район территориясендә чаңгы базасы төзүдә зур өлеш керткән өчен район хакименең Рәхмәт хаты тапшырылды. Чаңгы сөючеләрне бу вакыйга уңаеннан Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канафин да котлады. 

– Районда яшьләр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт, нык булып үссен өчен бар да эшләнә, – диде ул. – Без үзебезнең төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән спортчыларыбыз белән чын мәгънәсендә горурланабыз!

Яшь спортчыларны Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов та тәбрикләде. 

Тантаналы мизгел: символик кызыл тасма киселде! Тантанада катнашучылар эчкә үттеләр, бина белән таныштылар. Биредә җылы һәм уңайлы. Җылылык белән тәэмин ителгән модульле базада чишенү бүлмәләре, душ, санузел, чаңгыларны саклау, хезмәт күрсәтү урыннары, тренер өчен бүлмәләр дә бар. Барысы да җыйнак, уңайлы итеп төзелгән. Биредә шулай ук чаңгыларны прокатка алу мөмкинлеге дә булдырылачак.

Чаңгы трассасында йөрергә теләгәннәр өчен йөз пар ботинкалы чаңгы әзерләнгән – болар спортчыларга гына түгел, актив спортны үз иткән һәркемнең ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек. 

База иртәнге сәгать 10нан кичке сәгать 7гә кадәр эшләячәк. Шул исәптән, ял көннәрендә дә. Чаңгы юллары яктыртылган. Эш сәгатьләре халыкның теләк-үтенечләрен истә тотып билгеләнгән. Эшләү тәртибе буенча сораулар туган очракта, 2-89-20 телефоны буенча Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә шалтыратырга мөмкин. 

– Аксубайда мондый базаның булуы куанычлы хәл, – дип билгеләп үтте районда гына түгел, республикада билгеле физкультурачы һәм тренер Владимир Альметкин. – Чаңгы ярышлары киенеп-чишенүгә бәйле шактый мәшәкатьләр белән үрелеп бара иде. Ярышлар вакытында һава торышы да үч иткәндәй, салкын була бит. Ә хәзер – иң яхшы шартлар тудырылды.

Мондый уңайлыкларны яшь спортчылар да югары бәяләде. 

– Биредә чаңгыны рәткә китерергә генә түгел, җылыда ял итәргә дә мөмкинлекләр бар, – диде Беловкадан бертуган Алексей һәм Дима Бульбовлар. – Шәп!
Чаңгы базасын районның 2000-2010 елгы үсмер егетләр һәм кызлар арасындагы шәхси һәм команда беренчелегендә катнашучылар да сынап карады. Иске Ибрай, Иске Илдирәк, Иске Тимошкино, Сөнчәле һәм Аксубайның өченче урта мәктәбе командалары беренчелек өчен көч сынашты. 
Беренче өч команда призерлар өчлегенә керде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев