Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда битлек-перчатка режимын ничек үтиләр

    12 майдан Татарстан территориясендә кибетләрдә, җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткаларда йөрү режимы кертелде.

    Һәм шулай ук кешеләр арасында  социаль дистанция саклау мәслихәт. Чөнки бу этапта шәхси саклану чараларын киеп йөрү, медиклар билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясенең алга таба таралуына киртә куярга ярдәм итәчәк.

    Кызганычка каршы, Аксубай районында авыручылар да, савыгучылар да, медикларның даими контроле астында торучылар да бар.

    Район халкының бу кагыйдәләрне ничек үтәвен ачыклау өчен, безнең хәбәрче  кибетләрне һәм даруханәләрне йөреп чыкты, эре сәүдә нокталарында булды.

    Аксубай урамнарында – кеше күп, бигрәк тә эре сәүдә нокталарында. Халыкның күпчелеге яңа битлек-перчатка “дресс-код”ын сакларга тырыша.

    Даруханәләрнең берсендә булдык, анда берәр  кеше генә кертәләр, икенче кешене кертсәләр, штраф салачаклары турында кисәтеп, хәтта фотоаппарат белән булган хәбәрчене дә туктаттылар.

    – Нигездә, халык битлек һәм перчаткалар алырга керә, аларның икесе дә сатуда бар, – дип уртаклашты даруханә хезмәткәре. – Кешеләр моңа аңлап карыйлар, кертелгән кагыйдәләрне бозмыйлар.

    Күрше кибеткә кергәндә дә мине бусагадан ук перчаткалар кию зарурлыгы  турында кисәттеләр, кичә генә дә маска-перчатка  «дресс-код»ын полиция, Роспотребнадзор хезмәткәрләре өч тапкыр тикшереп чыктылар, кибет хуҗасы үзе дә сатучыларны да, сатып алучыларны да даими контрольдә тота, дип шәрехләделәр. Сатучылар кибеткә керүчеләрнең  битлек һәм перчаткалар кию таләбе өчен гаепләүләрен, югарыдагы инстанцияләргә шикаятьләр белән мөрәҗәгать итәбез, дип янауларын яшермиләр, тик ТР Министрлар Кабинеты карарын бозган өчен штраф санкцияләре сатып алучылар өчен дә, сәүдәне оештыручылар өчен каралган.

    – Тәртипне сакларга кирәк, –  дип кыска гына җавап бирде касса янындагы ир-ат.

     Без зур сәүдә ноктасында булдык, сатып алучыларны кибет директоры үзе каршы ала.

    – Режим кертелгәннән соң беренче ике көн тынгысыз булды, – дип уртаклашты ул. – Тик хәзер халык битлек һәм перчаткалар кию таләпләренә  гадәтләнә, кисәтүләргә тыныч карый, бәлки бу кагыйдәләрнең аларның сәламәтлеге өчен эшләнүен аңлыйлардыр.

    Сатучылар һәм сәүдә нокталары хезмәткәрләре дә, табиблар кебек үк, бер көн эчендә йөзләгән сатып алучыга хезмәт күрсәтеп, куркыныч төркемгә керә.

     –Дүшәмбедән башлап без сатып алучыларны кибеткә перчатка һәм битлекләрсез кертми башладык. Сатып алучыларны үзләре һәм әйләнә-тирәдегеләр турында уйларга чакырам, – дип нәтиҗә ясады кассада сатучыларның берсе.

    – Барысына да күнегергә була, битлеккә дә, перчаткаларга да –  өйдә дә бер айдан артык утырдык, кагыйдәләрне үтәмәсәң – бәлки тагын да озаграк  утырырга да туры килер иде, болай күпкә яхшырак бит инде, – дип уртаклашты сатып алучы.

    Кичә безгә балалар киемнәре кибетләренең берсендә сатучы мөрәҗәгать итте.

    –Балалар белән әниләрне кибеткә  битлек һәм перчаткаларсыз кертмәгән өчен, минем белән сугышмыйлар гына, үзләре битлектән һәм перчаткадан булгач, балалары саклану чараларыннан булмаса да ярый дип фикер йөртәләр. Без сатучыларның гына түгел, хәтта үзләренең  балалары  сәламәтлеге өчен дә кайгырмыйлар, – дип ачулана сатучы.

    Ә бер кибеттән чыкканда, без үзебез дә моңа инандык, яшь әни үзе битлек  һәм перчаткадан булса да, ике сабыенда бернинди саклану чарасы юк иде. Безнең кисәтүебезгә, ул тыныч  карады, шуның өстенә туңдырма ашап тора иде:

    - Ул битлек яратмый!

    Табибларны,  үзизоляциядән соң кешеләрнең урамнарга сибелүе борчый , өстәвенә кайберәүләр саклану чараларына да игътибар итми.

    Татарстан Республикасы территориясендә 12 нче апрельдән шәхси саклану чараларыннан башка хәрәкәт тыела. Җәмәгать урыннарында барысы да  битлекләрдә һәм перчаткаларда булырга тиеш. Гражданнарның үзара элемтәләрен киметү  максатларында 1,5-ике метр аралыктагы  дистанцияне үтәргә кирәк. Балаларны кибетләргә йөртергә кирәкми, еш кына ата-аналарны битлек һәм перчаткаларда, ә балаларны шәхси саклану чараларыннан башка күрергә була, - дип шәрехләде район үзәк хастаханәсе  баш табибы Марсель Ислямов.

    Перчатка-битлек «дресс-код»ын бозучыларны полиция хезмәткәрләре дә ачыклый, алар көн саен сәүдә нокталарына, җәмәгать урыннарына рейдларга чыга.

    – Тәртип бозучылар кимеми, – дип шәрехли полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. –  12 майдан җәмәгать урыннарында битлексез генә түгел, перчаткасыз булган гражданнарга да беркетмә төзибез. Шәхси саклану чараларыннан йөрүгә игътибар бирмәгән өчен гражданнарга 1000нән 30000 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 100000 сумнан 50000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 30000 сумнан 50000 сумга кадәр, юридик затларга – 10000 сумнан 30000 сумга кадәр штраф санкцияләре каралган.

    Нәтиҗә үзеннән-үзе килеп чыга – битлек һәм перчаткалар сатып алу арзанрак, өстәвенә, битлек режимы күптән гамәлдә, медицина битлекләре һәм перчаткалар даруханәләрдә ирекле сатыла. Кибетләрдә дә күп тапкыр кулланыла торган битлекләр сату оештырылган, кулга исә бакчада эшләгәндә кия торган чүпрәк перчаткаларны да кулланырга мөмкин. Шулай да, урамга шәхси саклану чараларыннан башка чыгып, кешеләр штраф салудан түгел, ә яңа коронавирус инфекциясе йоктырудан куркырга тиеш. Чөнки, табиблар шәрехләгәнчә, аны һәркем потенциаль йөртүче була ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: