Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты популярлаша бара

    Президент программасы буенча төзекләндерелгән күп фатирлы йортлар ишегаллары территорияләрендә яшәүчеләр өчен күңел ачу чаралары уза.

    Эстафетаны Шоссе һәм якын-тирә урамнардагы йортларда яшәүчеләр кабул итте. Алар район мәдәният йорты артистларын җылы каршы алдылар.

    82 нче йорт янында кич буе бию көйләре яңгырады. Өлкәннәр күңел ачты, ә балалар бу вакытта үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән уеннар белән мавыктылар.

    «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» республика проекты халык өчен эш көненнән соң культуралы ял итү, аралашу өчен менә дигән мөмкинлек.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: